tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казан – татар яшьләрен каршы ала
Казан – татар яшьләрен каршы ала

Казан – татар яшьләрен каршы ала

Инде икенче көн мәркәзебезгә Бөтендөнья татар яшьләре форумы делегатлары килүе дәвам итә.

Форумда катнашырга Мәскәү шәһәреннән “Якташ” татар яшьләре оешмасы вәкилләре Ильяс Габдулов белән Илгизәр Хәйретдинов да килеп җитте. Әйтергә кирәк, “Якташ” оешмасы төрле төбәкләрдән Мәскәүгә килеп белем алучы яшь милләттәшләребезне берләштереп торучы оешма.Егетләрнең икесе дә Губкин исемендәге нефть һәм газ Русия дәүләт университетында белем ала. Бөтендөнья татар яшьләре форумы хакында алар матбугат аша гына хәбәрдар булуга карамастан, яшьләр җыенының кызыклы һәм эшлекле узуыннан һич тә шикләнми.

“Без Мәскәүдә татар яшьләре өчен танылган шәхесләр белән очрашу кичәләре оештырып киләбез. Проектның җитәкчеләре Рәшит Айсин һәм Айрат Сәлимов,– ди егетләр. –Форум кысаларында башка татар яшьләре белән күрешеп, танышып тәҗрибә уртаклашу, киләчәктә бергә–бергә эшләү”.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*