tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 19 июль – 25 август көннәрендә Испаниядә Халыкара татар балалары лагере эшли
19 июль – 25 август көннәрендә Испаниядә Халыкара татар балалары лагере эшли

19 июль – 25 август көннәрендә Испаниядә Халыкара татар балалары лагере эшли

Лагерьны 2016 елдан алып “Бельгия татарлары җәмгыяте” оештыра.

Испаниянең Ориуэла Коста шәһәрендә 19 июль – 25 август көннәрендә Белем бирүче халыкара татар балалары лагеры -2019 эшләячәк. Лагерь 2016 елдан башлап “Бельгия татарлары җәмгыяте” тарафыннан оештырыла.

Лагерьның әйдаманнары Татарстаннан булчак.  Ял программасында татар һәм инглиз телләрендә аралашуны камилләштерү буенча көндәлек дәресләр каралган. Шулай ук татар нәкыш- бизәкләрен кулланып рәсем ясау, татар милли ашларын пешерергә өйрәтү  һәм татар милли киемнәрен кию буенча мастер-класслар үтәчәк.

Көндезләрен балалар дәресләрдә уку, шигырьләр һәм җырлар өйрәнү белән шөгыльләнә, диңгездә йөзә, бассейнда су коена, спорт һәм күңел ачу чараларында катнаша, театр һәм бию студиясендә дәресләр ала.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*