tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Мәскәүдә “Әкият” Татар курчак театры гастрольләре булачак
Мәскәүдә “Әкият” Татар курчак театры гастрольләре булачак

Мәскәүдә “Әкият” Татар курчак театры гастрольләре булачак

19-21 апрель көннәрендә Мәскәү курчак театры бинасында Казанның “Әкият” Татар дәүләт курчак театры гастрольләре башлана.

Мәскәү тамашачысына “Әкият” театры дүрт спектакль алып килә. Берсе зурлар өчен “Ханума” спектакле булса, калган өчесе яшь тамашачылар өчен тәкъдим ителәчәк.

“Әкият” Татар курчак театры Россиядә иң өлкән театрларның берсе булып санала. Ул 1934 елда оешкан һәм башта “Беренче дәүләт интернациональ курчак театры” дигән исем йөрткән.

Бүген “Әкият” курчак театры афишасында жанрлары һәм стильләре, сәнгатьчә эшләнеше белән дә төрле булган илледән артык спектакль исәпләнә. Алар зурлар өчен дә, яшь тамашачылар өчен дә спектакльләр куя.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*