tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Иман нуры” лагере эшен тәмамлады
“Иман нуры” лагере эшен тәмамлады

“Иман нуры” лагере эшен тәмамлады

Бүген,  Урмай авылындагы “Тау башы” мәчетенең залы, әйтерсең, аллы-гөлле чәчкәләр белән тулган иде. Биредә 5 яшьтән 12 яшькәчә булган кызлар һәм малайлар өчен үткәрелгән “Иман нуры” дип исемләнгән лагерьның ябылу тантанасы уздырылды. Монда 30 дан артык малайлар һәм кызлар 10 көн буена ял итте.

Балаларны мөгаллимә Шайхетдинова Алсу Шайхулла кызы укытты. Аңа Дамир кызы Ридалия Хаертдинова, Илдус кызы Эльвира Ялюкова һәм Алякова Халидә булышты.

Лагерьның ябылу тантанасын “Тау башы” мәчете имам-хатыйбының оештыру эшләре буенча урынбасары  Рәмзия апа Зиатдинова алып барды.  Оештырылган җәйләүнең максаты балаларга күркәм әдәп-әхлак кагыйдәләрен өйрәтүдән, Хак Тәгаләнең ризалыгына ирешү өчен гыйбадәт кылудан, намазга басарга өйрәтүдән, дин кануннарын аңлатудан  торды. Тантана вакытында балалар әнә шул сыйфатларын күрсәттеләр. Алар шигырьләр сөйләделәр, күренешләр күрсәттеләр. Күренештәге вакыйгалар диннән ерак торган зурларга да файдалы булгандыр. Лагерьның ябылу тантанасына ата-аналар да килгән иде. Алар да шушы җәйләүне оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Мөгаллимә Алсу Шайхетдинова фикеренчә, балалар зур теләк белән укыдылар, җәйләүгә теләп йөрделәр. Балалар  лагереның ябылу тантанасы изге Коръән аятьләрен уку белән тәмамланды.

Фәрит Гыйбатдинов

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*