enrutat
Баш бит / «Алтын Йолдыз» Омскида
«Алтын Йолдыз» Омскида

«Алтын Йолдыз» Омскида

Егерменче йөз совет чоры татар әдәбиятының иң популяр каләм осталарыннан берсе – язучы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмовның нәк 41 ел элек бу фани дөнядан киткән көненә туры китереп, 7 февраль көнне Омски шәһәренең “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасы җитәкчелегендә бөек әдипнең иҗатына багышланган әдәби кичә уздырылды. Узган елларда без сугыш чоры язучыларының иҗаты белән танышу исәбеннән шулай ук Муса Җәлил, Фатих Кәрим кебек язучы-шагыйрьләрне искә алып әдәби кичәләр оештырган идек. Кичәгә килүчеләрнең азмы-күпме безнең әдипләребез белән танышлыгы бар булып чыга, кайберәүләр үзләре өчен ачыш ясап китәләр, беренче тапкыр ишетеп белүем шундый шагыйрь булганын дип әйтүчеләр дә булгалый. Яшерен-батырын түгел инде – бездә тулысынча төшендереп, аңлатып әйнә-бәйнәсен сөйләп бирергә зур галимнәр, язучылар, белгечләр юк. Барысын үз тырышлыгыбыз белән архивларда казынып, китапханәләрдән кирәкле китапларын табып, җирле татарларга мөрәҗәгать итеп эшлибез. Кичә барышында һәр кайсы үзе белгән мәгълүмәтләрен сөйли, уртаклаша – шул рәвешле без үз белгәннәребезне баетабыз, фикерләребезне яңартабыз.

“Алтын Йолдыз” китабы әледән-әле искә төшә, мин инде аны аек акыл белән, фикер йөртерлек олы кеше буларак, тагын бер кат укып чыгасым килә башлады. Әмма, ни кызганыч, мин бу китапны бүтән бер кайда очрата алмадым! Шунысы кызык – шул китап турында ишетеп белсәләр дә, укучы кешеләр саны да бик аз булып чыкты. Гомүмән, сугыш турында берсеннән-берсе кызыклы, бай әсәрләр тудыручы Габдрахман Әпсәләмовны Омски татарлары “Ак чәчәкләр” китабы аркылы гына белә булып чыктылар! Ә “Алтын Йолдыз”? “Ак төннәр” китабын укыганыгыз бармы? Ә “Газинур”? “Агыла болыт”? “Сүнмәс утлар” әсәре сезгә танышмы? “Яшел Яр” китабын укыганыгыз бармы? – дигән сорауларга бик азлары гына уңай җавап бирә алдылар. Юк, болай булмый һичничек тә! Габдрахман аганы күпләр белергә тиешләр! Аның тиңдәшсез әсәрләрен укып чыгарга тиешләр татар кешеләре – дигән уй тынгы бирми башлады.

Эшкә тотыныр өчен “Алтын Йолдыз” китабын табарга кирәк иде. Безнең шәһәр китапханәләрендә юк булып чыкты. Ичмасам, русчага тәрҗемә ителгән “Орлята” китабы да табылмады…

Китапны табышып бирмәсләрме, дигән ният белән әдәбимарафончы дусларыма мөрәҗәгать итеп хат яздым. Марафон президенты Раил Гатауллин – “Фагыйлә апа, борчылмагыз, табышып бирермен” – дип җавап язгач, тынычландым, беләм – Раил сүзендә тора торган кеше! Минем дә Казанга юлларым ачылып киткәч, Раилгә хәбәр салам. Раилнең җавабы бераз борчуга салды: — Фагыйлә апа, китап бер җирдә дә сатуда юк. Аның каравы, мин сезне Габдрахман Әпсәләмовның оныгы Альбина Абсалямова белән таныштыра алам, — дип, миңа ниндидер телефон номерын язып җибәрде… Мин борчуга калдым: шундый зур язучының оныгы минем белән очрашырга теләр микән?! Шулай да, Казанга килгәч, барлык батырчылыгымны җыеп, җибәрелгән номер буенча шалтыраттым. Миңа җавап бирделәр! Без Альбина белән кайчан, кайда күрешәсебез турында сөйләштек һәм әйтелгән вакытта “Татарстан” кунакханәсенең вестибюлендә очраштык. Вестибюльдә халык байтак булуга карамастан, ниндидер эчке тоемлау белән без бер-беребезне бик тиз танып алдык һәм иске танышлар кебек кочаклашып күрештек. Безнең уртак сүзебез бар иде, икебез өчен дә якын кешебез бар иде – шунлыктан без Альбина белән бик тиз уртак тел таптык. Үзе белән таныштырганда ул “Идел” журналының баш редакторы булып эшләве турында, өч кыз бала әнисе икәнлеге турында сөйләде; әти-әнисе турында искәреп үтте… Бабасы Габдрахман ага ул туганчы ике ел алда вафат булу сәбәпле, алар күрешәлми калганнарын жәлләп сөйләде… Бабасының эшен дәвам итүче буларак, аның турында бик күп мәгълүмәтләр җыеп, зур мәкаләләр бастырып чыгаруы турында әйтте… Альбина өстәлгә үзе белән алып килгән бүләкләрен чыгарып салды: “Алтын Йолдыз” китабы белән берлектә үзенең рус телендә басылып чыккан “Разве есть на свете забвение?” исемле шигырьләр җыентыгы һәм “Идел” журналының соңгы саны иде алар… Саклык белән генә “Алтын Йолдыз” китабын кулыма алдым… Бала чактагы кебек күкрәгемә әллә нинди дулкынлану хисе ургылып керде…

Әдәби кичәгә килгән кунакларыбыз тын да алмый тыңлыйлар, яисә җанланып үзләре белгәннәр турында сөйлиләр. Розалия ханым Сайганова “Агыла болыт” романы турында сөйләп узды. “Мәңгелек кеше” әсәрен искә алдык… “Ак төннәр” повестенә тукталганда тыңлаучылар арасында ниндидер җанлану сизелде: Чарналы авылында туып үскән олы яшьтәге агайлар үзләренең бала чакларын искә алып сөйләделәр: “ – Ниязов Җәвит абый почта аркылы Казннан китаплар алдыра иде. “Ак төннәр” китабы без – малай-шалай арасында бик популяр булып китте, һәркайсыбыз тизрәк китапны кулга кертеп укып чыгасыбыз килә иде. Бер акыллы баш шунда китапны бергәләшеп җыелып укырга дигән тәкъдим кертте. Көн саен авыл артында гына үсеп утырган урманга кереп, шул китапны алмаш-тилмәш кычкырып укыйбыз, соңрак рольләргә бүлгәләп, үз кулларыбыз белән ясаган автоматларны асып “сугышка” китәбез, я “разведкага” барабыз… Барыбызның да герой буласы килә, ә геройлар күп булмый бит… Вак-төякләр немец солдатлары булса, зурраклар совет солдатлары була идек…” – дип исләренә төшереп сөйләделәр.

Бөек язучы Габдрахман Сафа улы Әпсәләмов турында, аның геройлары турында күпме сөйләсәң дә аз булыр иде ахрысы. 40 яшендә инфаркт та кичергән, инсульттан соң параличны да җиңеп чыккан олы әдибебез тиңдәшсез әсәрләрен язып калдырыр өчен күпме көч сарыф иткәндер – бер Ходай үзе белә! Ә без аңа рәхмәт йөзеннән ул язып калдырган әсәрләрне өйрәнергә тиешлебездер дип саныйм… Маһинурлары, Абреклары, Һаҗәрләре, Гөлшаһидәләре, Гәүһәрләре һәм дә башка геройлары – анда безнең әти-әниләребезнең дә язмышы, аларның да батырлыгы язылган! Яшәсеннәр алар, һичкайчан онытылмасыннар, сүнмәс утлар булып балкысыннар!

Омски шәһәрендә эшләп килүче “Ак калфак” оешмасы әгъзалары исеменнән, безнең кичәбезгә килүче һәм актив катнашучы тамашачыларыбыз исеменнән кичәне оештыруга үз өлешен керткән, зур ярдәм күрсәткән Габдрахман аганың оныгы – Казанда яшәүче Альбина Булат кызы Абсалямовага зур рәхмәтләребезне белдерәбез!

Фагыйлә Чумарова. Омск.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*