tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Андагы ана назы барысына да җитә
Андагы ана назы барысына да җитә

Андагы ана назы барысына да җитә

Әниләр көне алдыннан Вятка Аланы «Светлячок» балалар бакчасында тәрбияче
булып эшләүче Раилә Нәкыйп кызы Һидиятова белән очраштык. Раилә ханым
эшендә балаларга икенче әни кебек, һәрберсенә йөрәгендә урын бар. Өендә
исә ул бәхетле хатын, өч баласына кадерле әни, оныкларына яраткан әби,
киленнәргә һәм киявенә – үз әниләре кебек якын кеше, үз әнисенә – бала,
биеменә – килен.

Әбиле балачак
Гомере Раилә ханымның Вятка Аланы шәһәрендә үтсә дә, тумышы белән Малмыж
районы Яңа Смәил авылыннан булганлыктан, күңеле белән шул якка береккән
кеше. Әниләр көне уңаеннан килдем дигәч, сүзен әбисе Бибинурдан башлады.
– Әни белән әти гел эштә, мин әбием белән үстем. Өйдә әби булгач,
балалар бакчасына да йөрмәдем, мәктәпкә керер алдыннан гына бардым. Тик
мин анда ияләшә алмадым, бик авыр булды. Ә әбием белән үскән чак,
хәзерге акылым белән аңлыйм, кечкенә Раилә өчен иң рәхәт вакытлар иде.
Гомумән, балалар минем әбием кебек әбиләр белән үссә бик әйбәт, моны
инде һөнәри күзлектән чыгып әйтәм, – дип башлады ул сүзен.
Яз җитеп беренче чәчәкләр күренә башлагач, әбисе аны урман-кырларга
файдалы үлән җыярга үзе белән ияртә. Итәген кайтарып бәйләгән
алъяпкычына әбисе җәй көне дә үләннәр җыюын дәвам итә, оныгына исә, отып
калсын дип, исемнәрен әйтә бара. Мунча көнне кипкән үләннәр кайнар су
белән төнәтелә дә, коена торган суга салына.

– Бөтнеккә дип махсус удмурт Китәгенә бара идек. Бөтнек су буенда күпләп
үсә. Кайтышлый Татьяна исемле танышына керәбез, ул безне бал белән чәй
эчертә. Удмурт Китәгенә әле без идән паласы суктырырга да бара идек.
Башта әби белән өйдәге иске кием, чүпрәкләрне телеп кисеп бау ясыйбыз,
аннан, аларны сумкаларга салып, күтәреп китәбез. Әбинең мине, кечкенә
кызны ияртеп йөртүе, кыз бала тәрбияләүнең үзе бер баскычы булган. Уйлап
карасаң, аның һәр сүзе тәрбияви әһәмияткә ия дәрәҗәдә, – шулай дип без
әңгәмәне дәвам итәбез. – Әбием өс киемен салгач, аның уң ягы белән
әйләндереп куярга кушар иде. “Киемнәрең, син аларны янә кигәнче, яхшы
теләктә торырлар”, – дип аңлатыр иде миңа. Ашамлык өстен дә ябып тотасы,
юкса шайтан төкерә. Утырганда кыз бала матур итеп утырырга тиеш дип тә
кисәтә.

Тәрбия нидән тора?
Әти белән әни гел эштә, өйдәге эш, һәрбер авыл баласыныкы кебек, без,
балалар өстендә. Өч бала үстек, өчебезгә дә эш бүлүле.
– Тәрбияче буларак ата- аналар белән тәрбия турында сөйләшкәндә, нәрсә
ул тәрбияләү дип сорау бирәм. Җавап төрле була. Мин исә, бала тәрбияләү
ул баланы мөстәкыйльлеккә өйрәтү дим. Мөстәкыйль рәвештә дөрес фикерләү
нигезендә бала тормышта туры юл таба ала икән, тормышын кора ала дигән
сүз. Ә мөстәкыйльлеккә ничек ирешеп була? Хезмәт аша. Үземнең беренче
тапкыр тавык чистартканны хәтерлим. Әни, әтиең тавык суеп бирер, чистарт
диде дә, эшкә китте. Ә минем бер дә чистартканым юк иде әле. Күргәнем
бар, ә үзем тотып керешкәнем юк. Куркып кына тотынсам да, эш иттем
тавыкны һәм бу минем өчен үземә үзем ышануда зур тәҗрибә булды.
Педагогия күзлегеннән чыгып карасаң, бу нәкъ менә мөстәкыйльлеккә
өйрәтүнең бер мисалы. Баланың аңы үзенә кушылганны үзе эшләп үсә. Шуңа
күрә бала тәрбиясендә әнинең төп бурычы баланы эшкә өйрәтү.
Авыл җирендә ул үзеннән үзе шулай, моны халык педагогикасы дип атыйк.
Шәһәр шартларында өйдә ир балаларга эш җитми. Шуңа күрә өй эчендәге эшне
монысы ир-атныкы, монысы хатын-кызныкы дип бүләсе түгел. Гаиләдә ир
белән хатын эш бүлешми эшләгәндә савыт-саба артык шалтырамый.

Тырышлык
Безнең әңгәмә Раилә ханым эшли торган балалар бакчасында бара. Көндезге
йокы вакытын туры китереп иркенләп утырабыз. Алай да, ул әледән-әле
балалар йоклый торган бүлмәнең ишеген ачып карап ала. Теге яки бу
күргәзмә әсбап сорап тәрбиячеләр кереп чыккалый. Раилә Нәкыйповна югары
категорияле тәрбияче. Бу дәрәҗәгә әлеге коллективта беренчеләрдән булып
ирешә. Ике мәртәбә Киров өлкәсе хөкүмәте премиясе лауреты. Премияләр “Иң
яхшы тәрбияче” конкурсы җиңүчесе буларак бирелә. Ул шулай ук Вятка Аланы
шәһәре “Ел укытучысы” бәйгесе җиңүчесе дә. Аның барлык һөнәри
казанышларын исәпләп, 2013 елда Россия Федерациясе Мәгариф министры
мактау кәгазе дә бирә.

Узган елда исә, Раилә ханыма ГТОның алтын значогы бирелә. Һәр яктан
актив Раиләбез тулы тормыш белән яши. Әлбәттә, һәр көннең үз мәшәкате бар.
– Авыр чакта үзеңә нинди дә булса бар күңелеңне биләп ала торган шөгыль
табарга кирәк, – ди ул. Моннан ун ел элек нәкъ менә шуның өчен машина
йөртергә өйрәнергә укый башлый. Бүген Раилә руль артына куркып утырмый.
Машина исә аңа бар җиргә өлгерү өчен мөмкинлек бирә. Раилә ханым балалар
һәм яшүсмерләр үсешенә бәйле бирү һәм тәрбия өлкәсендә шәхси эшмәкәр
буларак та танылган кеше, мәктәпкә әзерлек курслары алып бара. Бу
уңайдан “Дуслык” битләрендә дә аның белән очрашырбыз әле.
Раилә ханым үзе эшли торган балалар бакчасында сабантуйлар да оештыра.
Бу юнәлештә Киров өлкәсе татарлары конгрессы белән хезмәттәшлек итә.
Күптән түгел Вятка Аланында үзган «Җәлил укулары» өлкә конкурсында ул
әзерләгән ике бала беренче һәм икенче урыннар алдылар.

Син бит әни!
Раилә ханым авылда татарча сөйләшеп үскән гади бер кеше, әмма ул авыл
мөхитендә яшәүче матур татар гаиләсендә эштән курыкмый торган мөстәкыйль
шәхес буларак формалашкан. Үз алдына максат куя һәм ирешә белә.
Шуңа, әңгәмә барышында Раилә ханым торып-торып үзенең әбиле балачагына
әйләнеп кайтты:
– Әби догалар өйрәтте. Намаз укырга утырса, берәр чүпрәк җәеп мин дә
утырыр идем. Ул нишләсә мин дә шуны эшлим. Ә әбием белән гөмбәгә
йөрүләр? Үзе гөмбә ашамады, ә ашый торган бар гөмбәне белә иде. Урманны
бик яратты, анда җанына сихәт таба иде. Урын өстенә калгач, урманнарга
бик барасы килде, барса, аягына янә басыр кебек иде. Мин тугызынчы
сыйныфта укыганда вафат булды, әтиле-әниле булсам да, дөньямның бер чите
кителде. Әмма мин, кечкенәдән әбием җитәкләгән булу белән бүген дә бәхетле.
Токмачка камыр басырга, кисәргә дә әби өйрәтте. Савыт-саба юсам, чиста
юылды микән дип тикшереп карый иде.

Берничә тапкыр шелтә алдым, болай итеп юсаң сине кияүгә алмаслар дип әйтте. Ашаганда ризык аралап утырырга да ярамый, киявең исерек булыр ди иде. Кечкенә чакта кияүгә чыгудан курка идем, – бу урында Раилә ханым көлеп җибәрде. Бүгенге көндә ул матур гаиләдә һәр көненә куанып яши. Ире – туган авылы мәктәбе укытучысы
Рәисә Михайловна Һидиятова улы Марсель. Үз әнисе Фатыйма ханым белән
Рәисә ханым балаларын үстергәндә бик булышалар. Биеме Рәисә ханымны
Раилә килен итеп җылы каршы алдылар дип рәхмәт сүзләре белән телгә алды.
Хәзер ул үзе дә бием, ике килене бар. Уллары Айрат белән Азат Түбән Кама
шәһәрендә яши, икесе дә футболчылар, Түбән Кама шәһәре өчен уйныйлар.
Кызы Алсу гаиләсе белән Кировта яши.

– Кияү үз улым кебек, киленнәремне исә үз кызларым күк яратам, сагынам.
Миңа үрнәк булып үз биемем – Рәисә әни тора. Озакламас аңа туксан яшь
тулачак. Безнең өчен ул кадерле әни, яраткан әби. Бием булу аерым
җаваплылык. Син бит үз өеннән киткән ул кыз балаларга әни дә.
Балалар бакчасында көндезге йокы вакыты тәмам. Тәрбияче апалары аларны
хәзер йомшак кына эндәшеп уятыр. Раилә ханым монда да әниләре кебек –
андагы ана назы барысына да җитә.

Шәмсия ХӘЛИМОВА.
Фотолар гаилә архивыннан.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*