tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Арчада «Татар кызы – 2019» зональ бәйгесе узды
Арчада «Татар кызы – 2019» зональ бәйгесе узды

Арчада «Татар кызы – 2019» зональ бәйгесе узды

9 апрель көнне Арча муниципаль районында «Татар кызы – 2019» зональ сайлап алу этабы узды. Апас районыннан Мингазеева Сиринә Фирдүс кызы, Арча шәһәреннән Шакирзянова Гөлназ Рамиль кызы, Кукмара шәһәреннән Хусаинова Рания Рәис кызы, Лаеш шәһәре – Кадыйрова Резеда Фаил кызы һәм Питрәч районыннан Сайфутдинова Динә әлеге конкурста Татарстан финалында катнашуга лаек булдылар.

Башта катнашучылар 2 минут дәвамында үзләре белән таныштырсалар, калган 5 минут дәвамында иҗади номерларын күрсәттеләр. Үзең турында кыскача, әмма үзенчәлекле итеп, үз холкың һәм хыялларың хакында да онытмыйча сөйләп күрсәтү мөһим иде. Киләсе тур Казан шәһәрендә сентябрь башында утәчәк дип планлаштырыла.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*