tatruen
Баш бит / Яңалыклар / АТА Халыкара ассоциациясе III съездының пленар утырышы ахырына якынлаша
АТА Халыкара ассоциациясе III съездының пленар утырышы ахырына якынлаша

АТА Халыкара ассоциациясе III съездының пленар утырышы ахырына якынлаша

Бүген Венада чит ил татарлары тормышында уникаль вакыйга уза, аерым алганда: «Ауропа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съезды уза. Исегезгә төшерәбез, чарада Ауропаның 16 иленнән 53 татар диаспорасы вәкиле катнаша.

Съездны уздыру уңаеннан Ауропа татарларын берләштерү мәсьәләләрендә массакүләм мәгълүмат чараларының роле турындагы доклад белән Радио-4 тә татар телендә радиотапшыруларны алып баручы Фәүзия Хадиуллина чыгыш ясады. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, 35 минутлык «Дуслык» тапшыруы инде 8 ел дәвамында эфирга чыга.

«Италия татарлары» ассоциациясе (Рим шәһәре) президенты Зөһрә Мәҗитова «Ауропа татарларын берләштерү юлларын һәм чараларын камилләштерү» дигән доклад белән чыгыш ясады. Ул үз чыгышында биредә катнашучыларны Италиядә үткәрелә торган чаралар белән таныштырды. Зөһрә Мәҗитова билгеләп үткәнчә, патриотик тәрбия буенча актив эш алып барыла. Шулай ук «Үлемсез полк» акциясе дә үткәрелә.

Зөһрә Мәҗитованың бердәм коммуникацион киңлек булдыру турындагы сүзләренә АТА рәисе Флюр Шәрипов бертөсле җавап бирде: “Безнең эшчәнлегебезне яктыртучы Бөтендөнья татар конгрессы сайты бар инде».

Нарва шәһәренең (Эстония) татар җәмгыяте рәисе Мәрьям Малышева Эстония территориясендә яшәүче татарлар тарихы белән уртаклашты.

Бөек Литва Кенәзлегенең дворяннар берлеге президенты (Гданьск шәһәре, Польша) Ежи мурза Шаһуневич «Ауропа татарлары мәдәниятен саклау мәсьәләләрендә татар дворяннарының роле» дигән доклад белән чыгыш ясады.

Аннары Съездда катнашучылар алдында «Австрия Татарлары» ассоциациясе (Вена шәһәре, Австрия) рәисе урынбасары Энҗе Бәйрәмова «Татар яшьләренең татар мәдәниятен саклау һәм үстерү буенча роле» дигән темага доклад белән чыгыш ясады. Ул бүгенге көндә Венада Яшь татар дизайнерлары актив үсеш ала, дип искәртте.

Висагинас шәһәре (Литва) татар мәдәни җәмгыяте әгъзасы Зилә Кәримова татар чараларын яңа форматта оештыру кирәклеген ассызыклады. Татарстан башкаласында күптән түгел узган “Печән базары” һәм “Мин татарча сөйләшәм” акцияләрен ул мисал итеп китерде. Ул шулай ук киләсе елда Ауропа татар яшьләре форумын үткәрергә теләк белдерде.

«Австрия татарлары» (Вена шәһәре, Австрия) татар җәмгыяте әгъзасы Алсу Гәрәева Зилә Кәримованың Ауропа илләрендә Акыл Фабрикасы, Печән базары һ. б. акцияләр үткәрү турында сүзләре белән килеште.

Быел узган “Татар кызы” бәйгесенең презентациясе белән татар яшьләре форумы активисты Гүзәлия Гыйниятуллина чыгыш ясады. Ул конкурсны оештыру тарихы, аның максатлары һәм бурычлары турында җентекләп сөйләде.

АТАның ревизия комиссиясе әгъзасы Ринат Ахунов ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган барлык илләрдә күргәзмә оештыру турында тәкъдим кертте.
«Перспектива» (Франция) журналының баш мөхәррире 2020 елда Алабугада узачак бөтендөнья буенча татар рәссамнары белән пленар утырыш үткәрелүе турында хәбәр итте. Чара шулай ук ТАССРның 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган.

Нәҗип Җиһанов фонды җитәкчесе (Уральск шәһәре, Казахстан) Светлана Тенишева АТАдан Н.Җиһанов укуларын оештыруны сорады.

Утырыш ахырында АТА (Литва) идарәсе әгъзасы Таир Кузнецов Евросоюз үткәрә торган проектларда катнашырга чакырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*