tatruen
Баш бит / Яңалыклар / 2020 елда Ауропа Сабантуе Софиядә узачак
2020 елда Ауропа Сабантуе Софиядә узачак

2020 елда Ауропа Сабантуе Софиядә узачак

«Ауропа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съезды кысаларында АТА Уставына үзгәрешләр кертелде. Шуларның берсе – ассоциация исемен үзгәртү. Моннан тыш, делегатлар Бөтендөнья татар конгрессына Ауропа советына керү өчен  Документлар кертүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә тәкъдим итте.

Съезд программасы буенча АТАның җитәкче органнарын сайлау узды, анда идарә әгъзалары итеп сайланды:

  • Венера Вәгыйзова-Алмания
  • Ришат Сабитов-Франция
  • Венера Ганиева-Италия
  • Рамил Миңнуллин-Англия
  • Ежи Шахуневич-Польша
  • Энҗе Бәйрәмова-Австрия
  • Альбина Вәлиева-Болгария
  • Тәлгать Измайлов-Словакия
  • Флүр Шәрипов – Литва
  • Таир Кузнецов – Литва
  • Ринат Ахунов-Латвия
  • Мәрьям Малышева-Эстония
  • Юлия Фәтхуллина-Швеция
  • Рита Хәсәнова-Венгрия
  • Регина Щеголева-Швейцария

АТАның рәисе итеп Флүр Шәрипов сайланды. Рәистәше-Бари Диянов. Рәис киңәшчесе итеп Рафаэль Муксинов һәм Энҗе Бәйрәмова билгеләнде. Рәис урынбасарлары буларак Альбина Вәлиева, Айна Зеттерлунд, Ежи Шахуневич сайланды.

Флүр Шәрипов «Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре» дигән мактаулы исемгә лаек булды. Рива Рюдиссер һәм Рита Хәсәнова «Татар халкы алдындагы зур казанышлары өчен» Бөтендөнья татар конгрессы медальләре белән бүләкләнде. Таһир Гатауллин БТКның Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.

«Ауропада татар мәдәниятен саклау һәм үстерү өчен» Ауропа татарлары Альянсы медальләре белән Эльвира Галиәкбәрова, Гөлзалина Жехтунова, Инга Жехтунова, Мәрьям Малышева, Лилия Мусина бүләкләнде.

«Ауропа татарлары альянсы» Халыкара ассоциациясе III съездының соңгы ноктасы-резолюцияне кабул итү. Моннан тыш, делегатлар киләчәк Ауропа Сабантуе 2020 елда Софиядә узарга тиеш дигән фикергә килделәр.

Алда делегатларны мәдәни чара көтә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*