tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия, Кытай һәм Чаллыдан килгән милләттәшләребез – татар конгрессында
Австралия, Кытай һәм Чаллыдан килгән милләттәшләребез – татар конгрессында

Австралия, Кытай һәм Чаллыдан килгән милләттәшләребез – татар конгрессында

Бүген,  Бөтендөнья  татар конгрессы бинасында Австралиянең Аделаида шәһәреннән, Кытайдан һәм Татарстанның Яр Чаллы шәһәреннән Казан шәһәрен күрергә, аның хозурлыгына соклану максатыннан килгән кунаклар Ринат Закиров белән очрашты. Алар  читтә һәм Татарстанда яшәүче татарлар тормышы турында сөйләштеләр, фикер алышып, булган проблемалары, уңышлары белән уртаклаштылар. Татар халкының милли бәйрәмнәренең никадәр зур берләштерү көченә ия булуын әйттеләр. Конгресс уздырган  төрле проектларда катнашырга теләкләрен  белдерделәр.  Австралиянең Аделаида шәһәреннән   Диләрә Вәли  улын “Сәләт” ял лагеренә  алып килгән. “Без гаиләдә татар телен сакларга тырышабыз, татарча аралашабыз, җыр– моңны да  балаларыбызга, киләчәк буынга җиткерәсебез килә  һәм инде улыбызның да яшьтәшләре белән аралашып яшәвен телибез. Безнең телебез бай, аһәңле тел бит “, – дип  сөйли ул.

Кытай Республикасыннан  килгән Кәримовлар гаиләсе Рәфәт әфәнде һәм Зәйтүнә ханым, Яр Чаллы шәһәрендә яшәүче  ирле – хатынлы Салмановлар, Австралиядән килгән Суфия Вәли дә бу фикергә кушылалар.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*