tatruen
Баш бит / Яңалыклар / ”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте
”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте

”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының Гран-прие Башкортстанга китте

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ”Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финал туры уздырылды. Финалда исә зона турларында җиңүгә ирешкән кызлар үзара ярыша, ә алар – этник тамырларын җуймаган һәм үз халкының мәдәни мирасын заманча тормышка уңышлы үрә белгән студентлар, авыл җирләрендә эшләүче яшь белгечләр. “Авыл кызы” конкурсы исә нәкъ менә шундый сыйфатларны үстерүне, яшь буында милли гореф-гадәтләрне һәм татар халкының мәдәни хәзинәләрен саклауны максат итә. Әлеге чараның төп оештыручылары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Бөтенроссия татар авыллары оешмасы, “Сөембикә” хатын-кызлар журналы.

Казанда бүген башланган IV Бөтенроссия татар авыллары эшкуарлары җыенында катнашучылар һәм ТРның халык артисты Фердинанд Сәлахов рәислегендәге жюри алдында сынау узарга тиеш булган кызлар исемлеген тәкъдим итәбез:

  • Ульяновск өлкәсе Иске Кулатка районы Зарыклы авылынан Резеда Абайдуллина (20 яшь, мәдәният хезмәткәре),
  • Чувашия Республикасының Комсомол районы Урмай авылыннан Рәзилә Серениева (18 яшь, музыка училищесы студенты),
  • Башкортстанның Илеш районы Исәмәт авылыннан Эльвира Рәкыйпова (18 яшь, Аграр университет студенты),
  • Әстерхан өлкәсе Нариман районы Биштүбә авылыннан Динара Хәбибуллаева (24 яшь, табибә),
  • Свердловск өлкәсе Түбән Серга районы Уфа Шөгере авылыннан Гөлшат Әхмәдиева (17 яшь, студент кыз),
  • Түбән Новгород өлкәсе Сергач районыКочка Пожарки авылыннан Лилия Юнисова (23 яшь, теш табибәсе),
  • Пенза өлкәсе Неверкин районы Сарбай авылыннан Эльвира Ваһапова (22 яшь, юрист ярдәмчесе),
  • Ульяновск өлкәсе Чынлы районы Кәшә авылыннан Лилия Кәримова (29 яшь, мәдәният хезмәткәре),
  • Оренбург өлкәсе Әсәкәй районы Яңа Солтангол авылыннан Рузилә Мингулова (26 яшь).

Шул рәвешле, Артур Минһаҗев һәм Марат Галимов (“А & М”) дуэты алып барган кичәдә финалист кызлар авылларына кагылышлы чыгышлар ясады, кул эшләрен – чиккән кулъяулыкларын жюри хөкеменә тапшырды. Жюри рәисе Фердинанд Сәлахов белән Ярамир парлап “Ахун авылы көе”н башкаргач, бүген сынау узучы 9 кыз да үзләренең җыр-биюдә, сәнгатьле итеп сөйләүдә осталыгын күрсәтте. Аннары жюри гына түгел, тамашачылар да кызларны аш-су әзерләүдә уңганлыкларын бәяләде: алар әзерләп килгән тәм-томнары турында сөйләп, залдагыларны, шул исәптән жюрины, сыйлады.

Финалистларның тырышлыгын бәяләргә дип жюри киңәшкән арада мода күрсәтелде. Япь-яшь ир-егетләр Базарбай һәм Ирҗан (Кытай), Илнар Хисамов моңлы, эчтәлеге мәгънәле җырлар башкарды, милли талантлары белән күптән танылган Урмай авылыннан (Чувашия) укучы малай Разил Шәрәфетдинов җырлавы да бик яратып кабул ителде. “Авыл кызы” конкурсының финалын “Казан” бию ансамбле, Чувашиядән “Мишәр” эстрада-фольклор ансамбле, Оренбург өлкәсеннән “Яран” бию ансамбле чыгышлары да бизәп, тамашаны онытылмас итте. Хәер, берсеннән-берсе сылу һәм чибәр, уңган-булган, милли сәнгатьне үз иткән, халкыбыз гореф-гадәтләре, буыннан чылбыры сакланышының әһәмиятен яхшы аңлаган һәм, үз төбәкләрендә сынау узып, Казанның күркәм театры сәхнәсенә чыгып үзен күрсәтерлек кыю кызларны онытырлык мени?!

ТР Дәүләт Советы депутаты, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров та халкыбызның асыл балаларын мактап, илебезнең төрле төбәгеннән килгән гүзәл кызларның матурлыгына, сәләтлелегенә сокланып, җылыларын тоеп утырдык, биредә Россия төбәкләрендә гомер итүче татар малтабарларыбыз җыелган, бу чараны уздыруда аларның да өлешләре бик зур, диде. “Без – бик бай милләт. Сабан туе, “Түгәрәк уен” кебек чаралар барысы да татар авылларын саклап калуга, халкыбызны берләштерүгә юнәлдерелгән. Бергә-бергә генә без зур эшләрне майтара алабыз, бергә булыйк!” – дип рухландырды Бөтендөнья татар конгрессы башлыгы.

Шулай ук конкурсны оештыручы буларак сүз алган Бөтенроссия татар авыллары оешмасы рәисе Рәшит Сәнҗапов кызларга мактау сүзләре әйтте, “Сөембикә” журналы баш мөхәррире Ләйсән Юнысова да, биредәге һәрбер кеше – милләтебез киләчәге: милли мәдәниятне, сәнгатьне, гореф-гадәтләрне саклауда эш күрсәткән кешеләр, дип, кызларны милли рухлы, тәрбияле итеп үстерүдә бергәләп эшләргә чакырды.

“Татар кызы нинди була?” соравына җавабында жюри рәисе Фердинанд Сәлахов, сортлы була, дип җаваплады. Югары сортлы кызлар дип, ул финалистларга дипломнар, гөлләмәләр тапшырды, химаячылар әзерләгән бүләкләр исә кичәнең күңелле мизгелләрен тагын да ямьләндерде.

Шул рәвешле, Оренбург өлкәсеннән Рузилә Мингулова, Свердловск өлкәсеннән Гөлшат Әхмәдиева, Әстерхан өлкәсеннән Динара Хәбибуллаева, Ульяновск өлкәсеннән Резеда Абайдуллина, Пенза өлкәсеннән Эльвира Ваһапова “Авыл кызы” II Бөтенроссия конкурсының финалында җиңүче дипломнары; Түбән Новгород өлкәсеннән Лилия Юнисова III дәрәҗә, Чувашиядән Рәзилә Серениева II дәрәҗә, Ульяновск өлкәсеннән Лилия Кәримова I дәрәҗә дипломнар белән бүләкләнде; Башкортстаннан Эльвира Рәкыйпова Гран-при иясе булды һәм аңа затлы кыска тун, конкурс сыны, диплом тапшырылды. Кызларның һәркайсына конкурсның химаячылары – “Алмаз-холдинг” ҖЧҖнең “Алмаз” зәркән заводы, “Пестречинка” ҖЧҖ, “АльРезе” тәм-томнар цехы, Чувашстанның “Жизнь” агрофирмасы һ.б. әзерләгән бүләкләр кызлар кулына күчте. Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры вәкиле – Татарстанның халык артисты Әсхәт Хисмәт, киләсе елга Камал театрының 110 еллыгы була, татар театрының чишмәбашы Оренбург төбәгеннән, шуңа күрә бүләгебез Оренбург өлкәсе вәкиленә тәгаенләнде, дип Рузилә Мингулова театр турында ике томлык бүләк итте.

Оештыру комитеты исеменнән сүз алган БТК БКның мәгълүмат-аналитика идарәсе башлыгы Гөлназ Шәйхи химаячыларга, музыкаль-хореографик номерлар белән ераклардан килеп чыгыш ясаганнарга аерым рәхмәт белдергәч, чын милли бәйрәмгә әверелгән тамаша “Казан” бию ансамбле чыгышы белән тәмам булды.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*