tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Аяз Гыйләҗев һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләре белән танышырга килегез!
Аяз Гыйләҗев һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләре белән танышырга килегез!

Аяз Гыйләҗев һәм Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләре белән танышырга килегез!

2 декабрьдә Татар Китабы йортында «Казан университетында татар филологиясе: остазлар белән очрашу кичәсе» үткәрелә.

Кичәдә Казан университетының дөньякүләм танылган Казан тюркология мәктәбе һәм совет чорында 1944 елда ачылган татар бүлегенең эшчәнлеге турында сөйләшәчәкләр. Укыту барышында алып барылган диалектологик, фольклор, археографик экспедицияләр, иҗади түгәрәкләр турында шул вакыйгаларда катнашкан шәхесләр сөйли.

Совет чорында татар бүлеге мөстәкыйль факультет булып җитлекте. 1989 елда, шул чорда университетның уку-укыту эшләре проректоры М.Госманов тәкъдиме белән, Гыйльми берлек Татар бүлегенең нигезендә «Татар филологиясе, тарихы һәм көнчыгыш телләр факультеты»н булдыру турында карар кабул итә. Кичә шул вакытлар кайтавазы булып яңгырый.

Татар филологиясендә тирән эз калдырган, инде арабыздан китеп барган өлкән буын остазларыбыз Вахит Хөҗҗәт улы Хаков, Гомәр Фәиз улы Саттаров, Фәһимә Миргали кызы Хисамова, Резедә Кадыйр кызы Ганиева һ.б. галимнәребез эшчәнлекләрен дә хәтеребездә янартачаклар.

Моннан тыш кунаклар XIX гасырда нәшер ителгән, бүгенге көндә Татарстан Республикасы Милли музеенда саклана торган фәнни хезмәтләр, татар бүлеген тәмамлаган халык язучысы Аяз Гыйләҗевның һәм мөгаллим язучы Мөхәммәт Мәһдиевнең шәхси әйберләре белән таныша алачак.

Кайчан: 2 нче декабрь 2020 ел
Вакыты: 18.00
Кайда: Татар китабы йорты, Островский урамы, 15 нче йорт
Керү ирекле

idel-tat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*