Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр ясау процессын күрсәтәчәкләр
Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр ясау процессын күрсәтәчәкләр

Кол Шәриф мәчетендә шамаилләр ясау процессын күрсәтәчәкләр

1 декабрьдә Кол Шәриф мәчетендә татар шамаиле галереясендә «Татар шамаиле осталары: Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов» дигән күргәзмә ачыла.

Күргәзмә Лениногорскидан ирле-хатынлы Рушания Гаязова һәм Атлас Галимов иҗаты белән таныштыра, алар пыялада традицион татар шамаиле техникасында эшли.

Күргәзмәдә 2018 елдан 2020 елга кадәр иҗат ителгән 23 эштән торган коллекция тәкъдим ителәчәк. Экспозициядә тәкъдим ителгән эшләр авторларының шамаилне булдыру процессы сурәтләнгән видеоматериаллар күрсәтеләчәк.

Күргәзмә 1 декабрьдән 10 декабрьгә кадәр уза торган инвалидлар декадасына туры китерелгән һәм ул 10 декабрьгә кадәр дәвам итәчәк. Чара сәгать 11дә башланыр дип көтелә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*