tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Башваткыч” алып баручысының исеме билгеле булды!
“Башваткыч” алып баручысының исеме билгеле булды!

“Башваткыч” алып баручысының исеме билгеле булды!

«Татарстан Яңа Гасыр» каналындагы “Башваткыч” тапшыруы алып баручысы билгеле булды.

Билгеле булганча, ТНВда алып баручы урынына кастинг булды. Бу урынга барлыгы 6 кеше дәгъва кылды: Татарстанның халык артисты Фердинанд Сәлахов, театр һәм кино актеры Илфак Хафизов, Татарстанның атказанган артисты Азат Зарипов, җырчы Рафил Җәләлиев, теле-радио алып баручы Айваз Садыйров, алып баручы Ильмир Ямалов.

Шулай итеп, яңа сезонда “Башваткыч” тапшыруын җырчы Рафил Җәләлиев алып барачак. Аның катнашындагы беренче тапшыруны якшәмбе көнне 18:00 сәгатьтә ТНВ каналында карый аласыз.

“Башваткыч” тапшыруы 2011 елдан бирле эфирга чыгып килә һәм бу вакыт эчендә тамашачы мәхәббәтен яуларга өлгерде. Аны Җәвит Шакиров, аннары Зөлфәт Зиннуров алып бардылар.

shahrikazan.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*