tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Беренче татар профессоры
Беренче татар профессоры

Беренче татар профессоры

2017 нче елның 1 нче июленнән Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең Зур уку залында күренекле татар тарихчысы, язучы һәм тәнкыйтьче Газиз Гобәйдуллинның тууына 130 ел тулуга багышлап, «Беренче татар профессоры» дип аталган китап күргәзмәсе эшли башлады.

Газиз Гобәйдуллин – сирәк очрый торган зыялы затларның берсе. Ул татар дөньясында күбрәк тарихчы буларак танылган күренекле галим һәм әдип. Нинди генә эшкә – иҗади хезмәткә тотынмасын, тарихмы ул, тел гыйлемеме, әдәбиятмы, һәрбарча төрки халыклар телендә иркен сөйләшкән һәм язган, гарәп һәм фарсы, урыс, немец, француз телләрен яхшы белгән әдип һәрвакыт фәнни нигезле, тирән фикерле һәм шул ук вакытта үз заманы өчен гаять аңлаешлы хезмәтләр тудырган. Россия шартларында татарлардан беренче булып профессор дәрәҗәсе алган.

Г. Газиз – Газиз Салих улы Гобәйдуллинның нәфис әдәбияттагы яшерен имзасы-псевдонимы. Аның әдәби әсәрләре һәммәсе дә матбугатта шушы имза белән чыккан. Ул ХХ йөз башы татар әдәбиятында кыска хикәяләр остасы буларак үзенчәлекле урын тоткан. Вакытсыз өзелгән кыска гомере эчендә Г. Гобәйдуллин күпсанлы гыйльми хезмәтләр иҗат иткән, фәнни эзләнүләр алып барган һәм әдәби әсәрләр язган. Беррәттән киңкырлы гыйльми-педагогик эшчәнлек белән дә шөгыльләнгән. Хезмәтләре бүген дә үз әһәмиятләрен югалтмый.

Күргәзмәдә Газиз Гобәйдуллинның ХХ гасыр башында дөнья күргән китаплары белән танышырга мөмкин. Шулай ук әдипнең төрле елларда «Аң» журналы битләрендә басылган мәкаләләре дә урын алган.

Күргәзмә 1 октябрьгә кадәр эшләячәк.

Посмотреть на карте Казани

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*