tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар

Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар

Кешелекнең үзе шикелле үк
Борынгыдан килә бәйрәмнәр,
Шатлыкларын бәйрәм итә кеше
Бәйрәмнәрдә олы ямьнәр бар.

Шаулап-гөрләп ил күләмендәге Сабантуй үтәргә өлгермәде, “Шәфкатьлелек” үзәге кызлары олы мәйданда “Кече Сабантуй” үткәрергә уйлаган һәм дөрес эшләгән дә. Шушы кадәр матур мәйданны буш тоталар димени!? Кукмаралылар бүләк иткән “Туган авылым” утары искиткеч матур һәм бәйрәмнәр үткәрү өчен бик уңайлы да: җырлап-биер өчен сәхнәсе дисеңме, чын авылча аш-су әзерләү өчен миче дисеңме, табын кору өчен иркен залы, җәйге террасалары!

Бу Сабантуй үзенә күрә үзенчәлекле иде: әби-апалар өчен һәм анда шушы үзәккә даими йөрүче әби-апалар чакырулы иде. Әлбәттә, бәйрәм кунаксыз булмый. Башка авыллардан да “Шәфкатьлелек” бүлегенә йөрүче актив әби-апалар килгәннәр иде. Очрашу-күрешү мизгелләре дә бик җылы булды.

-Бүген бездә Сабантуй
Эшләреңнең барын куй,
Тизрәк йөгер мәйданга-
Бәйрәм башлана анда.

Кемдә нинди һөнәр бар?
Йөгерергә кемнәр бар?
Кызганмый табаннарны
Урагыз мәйданнарны.

-Исәнмесез, хәерле көн, хөрмәтле кунаклар! Сезнең белән гүзәл Сабантуй мәйданында очрашуыбызга бик шатбыз!,-диеп ачып җибәрде бәйрәмне үзәкнең сәнгать җитәкчесе Рәмзия Асадуллина һәм кунакларны сәламләү өчен сүзне үзәк җитәкчесе Наилә Габидуллинага бирде. Наилә Таһировна әби-апаларны сәламләп, күңелле яллар теләде.

Сабантуйга район мәдәният, спорт, яшьләр сәясәте, туризм бүлеге җитәкчесе Резеда Мөгътәбәр кызы Төхбәтшина да чакырулы иде. Әлбәттә инде, аңа да сүз бирелде.

– Хөрмәтле әби-апалар, кунаклар, “Шәфкатьлелек” өлкәсендә эшләүче хезмәткәрләр! Сез бүгенге бәйрәмне бу матур мәйданда беренчеләрдән булып оештыргансыз. Сезгә бик зур рәхмәт. Мондый гүзәл урыннар буш торырга тиеш түгел. Алдагы көннәрдә дә бергә-бергә эшләп, гореф-гадәтләребезне саклап, милли бәйрәмнәребезне үткәреп яшәргә язсын. Күңелле яллар, сезгә!

Сабантуй мәйданы гөр килеп торды. Әби-апаларыбыз чын кү»елдән бәйрәм итте, төрле ярышларда катнашты: чүлмәк вату, капчык киеп йөгерү, авызга йомырка салынган кашык кабып йөгерү, аркан тартышу, киянтә-чиләк асып йөгерү һәм башкалар, һәм башкалар. Һәр ярышка багышланган матурдан-матур шигырь юлларын укый-укый оештырды уеннарны Рәмзия.

Милли уеннарыбыз җыр-биюләр белән үрелеп барды. Үзләренең иң матур, моңлы җырларын Иске Ярмәк авылыннан Люция апа Ибраһимова, Розалия Каюмова, Лилия Абдрахимова, Балыклы авылыннан Линар Абсаттаров, Венера Йосыпова, Хәлимә Шәрәфетдинова, Камышлы авылыннан Гөлчирә Яруллина, Галимә Әхмәтшина, Рәмзия-Рушания дуэты тамашачыларга бүләк иттеләр. җырчыларның моңнары мәйданга сыешмый, тирә-якка таралды. Биюгә дә бик оста безнең яклар. Балыклы авылыннан Зөбәрҗәт апа Гараева “Татар биюе”н бүләк итте. Менә “Ярмәк вагы” көе яңгырады. Бу көйгә инде безнең якларда бии белмәгәннәр дә биемичә түзми.

Кунаклар алып килгән күчтәнәчләр, хуҗалар әзерләгән тәм-том тулы өстәлләр артында хуш исле үлән чәйләре, мичтә пешерелгән (дүрт төрле камырдан) телеңне йотардай коймаклар белән дә сыйландык без бу бәйрәмдә.

Кайнар мичтә теле»не йотардай коймаклар пешереп торучы Нурия апа Хәйбрахмановага, Резеда Абсаттаровага һәм Рәмзия Әбдрәхимовага, үзене» җиз самоварында чәй кайнатып торучы Җәгъфәр Сәгыйровка Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте яусын, кулларыннан куансыннар.

Шулай ук, бәйрәмдә күңел ачучылар исеменнән, район башлыгы Рафаэль Баһаутдиновка, Резеда Төхбәтшинага, Наилә Габидуллинага, бәйрәмне оештыручылар Рушания Диндарова һәм Рәмзия Асадуллинага, музыкантлар Линар Абсаттаров һәм Эдуард Сафинга да рәхмәтләрнең иң зурысын әйтәсе, аларга саулык-сәламәтлек, эшләрендә уңышлар, гаилә иминлеге һәм иҗади уңышлар телисе килә.

 

Рәйсә Төхбәтшина.
Автор фоторәсемнәре.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*