enrutat
Баш бит / Безне бар итүче туй
Безне бар итүче туй

Безне бар итүче туй

Менә быел да Сабан туен күрергә насыйп итте Ходай, дип сөенеп капка төбендә утырыр иде мәрхүм бабам. Сабан туе ул бүгенге яшь буын өчен Яңа ел сымаграк иң олы, иң беренче бәйрәм санала иде сала кешесенә.

Нәкъ шул көнгә туры ки­тереп көтүдән алып калган кы­сыр сарык яки иртә көздә дөньяга килгән саулык бәтиен чалалар. Чормадан каклаган каз төшә, өйдә хатын-кыз заты кызарып-пешеп аш-су әзерләү хәстәре белән мәш килә. Чөнки бүген-иртәгә төп йортка ерак­тан за­рыгып көткән кадерле кунаклар кайтып төшәргә ти­еш. Урамда сөйләшенгән бөтен сүз дә “сез­некеләр кайттымы, безнекеләр кайтты” белән баш­ланып, шуның белән үк очлана да. Күңелләр киң, кәеф шәп, дөнья түгәрәк. Бәрәңгенең бе­ренче каты уталып, басу­лар­да ямь-яшел иген каерылып үскән бәхетле бер мәлдә Сабан туе дигән бәйрәм ел буена җи­тәрлек көч-куәт һәм дәрт-дәр­ман биргән безнең татарга.

Ә бүген ничек соң? Тизлә­неш, тормыш ыгы-зыгысы кү­ңел­ләрне кырыс­ландырма­ды­мы? Табигыйлек, ихласлык икен­­че планга күчмәдеме? Әй­дәгез, Сабан туена әнә шулай өстән торыбрак, мәгънә са­лырга тырышыбрак бәя биреп карыйк әле, җәмәгать! Уй-фи­кер­лә­ре­гезне редакция белән дә уртак­лашырга онытмасагыз иде.

Өмет бәйрәме ул

Тәмен, кадерен белеп үт­кәрәләр бу бәйрәмне Аланда. Чөнки җитәкчеләр ”тырышлыгы” белән бер ел Сабантуйсыз калды инде алар. Ул елны авыл бөтенләй ятим калган кебек тоелды, җәйнең бер яме булмады дип искә алалар бүген.

Без әле Балтач районының Аландагы Сабан ту­еның данлы елларын хәтер­либез. Үзләре аерым совхоз булып көн күргән елларда аны башка авыллардан үзгә бер көнгә билгелиләр иде дә бар район халкы шунда җыйнала иде. Кеше күбрәк булган саен бәйрәм рухы да арта бит. Тамашачы гына түгел, көрәшчесе дә, чабыш атлары да күбрәк була. Сабан туе мәйданы да ис­китмәле аланлыкта, программалары да, бүләкләре дә бик бай була – кыскасы, райондагы иң матур бәйрәм­нәрнең берсе Аланда була иде.

Заманалар үзгәреп, билләр­дәге каешлар ныграк буыла башлаган елларда үз җи­тәкчеләре дә, аптырап: “Акча ягы бик авыр, әллә быел Сабан туен үткәрмичә, сезгә хезмәт хакы гына түликме?” – дигән сорауны халык хөкеменә куя. Бары берничә кеше генә ризалаша, калганнары Сабантуй яклы була…

Ул елны да шаулатып бәйрәм итә алар. Тик берничә елдан соң кабат “Бөрбаш” совхозына кушылгач, бер елны барыбер Сабантуйсыз калырга туры килә. Үзәктә бер бәйрәм үткәргәч җитә дип уйлый җи­тәкчелек. Һәм Аланда авыл тарихында беренче тапкыр бәйрәм үткәрелми. Башка урында булса, бәлки шул көннән соң ул инде үткәндә генә калыр иде. Тик Аланда гына түгел. Беренче елны чарасын таба алмасалар да, бәй­сезлек ди­гә­нең каннарына сеңгән авыл халкы югалып калмый. Икенче елны ук инде өй саен акча җыеп, авыл Сабан туе үткәрәләр. “Бу бәй­рәм­не үткәр­гәндә сөенгән­нәребез! Моңа кадәр үткән барысыннан да матуррак, күңеллерәк булды ул, – ди танышларым. – Ел саен гөр­ләп үт­кәндә кадерен бел­мәгәнбез икән, диештек. Авыл бар икән, яши икән, Сабантуй да булырга тиеш!..”

– Районкүләм КВНга әзер­лән­гән­дә: “И Раббым, Аланга да Кремль тирәсендә эшләүче бер кияү насыйп итсәңче!” – дип җыр­лаган идек. Фәреш­тәләрнең амин дигән сәгатенә туры килде, кү­рәсең. Кияү түгел, Аланның үз егете Алмаз Хисаметдинов зур дә­рәҗәгә иреште. Һәм авылдашларына бик тә игелекле, мәр­хәмәтле егет булып чыкты ул. Авылның чишмәлә­рен тәртип­ләт­те, зират коймаларын ремонтлата, үткән ел Сабан туе мәшә­катьләрен-чыгым­нарын да үз өс­тенә алды, быел да зурдан кубып үткәрергә җыена, – дип сөйли дистә еллар Аланда мәк­тәп директоры булып эшләгән Гүзәл Бариева. – Алан ул – ис­кит­мәле авыл, анда шулкадәр ихлас, әхлак­лы, самими халык яши. Аларны рухландырырга гына ки­рәк, әллә ниләр эшләргә сәләтле кеше­ләр. Мәктәп тормышында катнашмаган гаилә, әти-әни, әби-бабай – берсе дә калмагандыр. Шулай ук авыл язмышына да битараф түгел­ләр. Чын мәгънә­сендә үз авыл­ла­рының пат­риотлары. Хәтта читтә яшәү­челәре дә авыл дигәндә барысына әзер. Дө­рес­ әйтә аланлылар, авыл бар, авыл яши икән, Сабан туе үтәргә тиеш.

Шунысы гына кызганыч: хәзер инде Алан Сабан туе элекке аланлыкта түгел, башка мәйданчыкта үтә. 2010 елгы корылык нәти­җәсендә бу авылга терәлеп торган урманның зифа чыршылары корып бетте шул. Иң мөһиме, Алан Сабан туе исән, ел саен дәвам итә. Ул инде башка беркайчан да булмый калмаячак – аланлылар моңа юл куймаячак. Без, ел да күне­гел­гән урында, гадәттәгечә, бәйрәм буласына ышанганнар, бәлки аларны аңлап та бетерә алмыйбыздыр. Аңлар өчен югалтып карау кирәктер шул. Ә авыл дип җан атканнар, авыл яшәсен өчен һәр салам бөртегенә ябышырга әзер торганнар өчен иртәгәге көнгә ышаныч, бер өмет тә бит әле ул Сабан туе.

Тамашамы, чарамы?

Минем әти Сабан туеның махсус фәрман белән фәлән көнне узуыннан риза-бәхил түгел иде. “Без яшь вакытта Сабан туе авыл җыены кебек итеп уздырылып, җәй буе диярлек бара иде”, – дип сөйли иде мәрхүм. Янәсе, кем язгы-җәйге эшләрне бетерә – шул бәйрәм итә.

Яшьләр авылдан авылга йөр­гәннәр, егетләр-кызлар җыеннар­да танышып, гаилә корганнар. Бәлки, күрше авылдан кыз алып кайту гадәте шул вакытлардан калгандыр да әле. Үз авылыңның кызы нигә ярамагандыр инде ул, чистый аптыраш. Сабантуйлар якынлашканда мин дә яшьлекне сагынам, ул чакта бәйрәмнәр дә ихлас, самими узгандыр кебек тоела. Бу, бәлки, әлеге дә баягы яшьлекне сагынуга гына бәйледер. Әмма, “фәлән авыл Сабан туе фәләнрәк уза”, “төгән авыл Сабан туе төгәнрәк уза” кебек сүзләр күңелгә бик кереп калган. Димәк, һәр авыл Сабан туен үзенчә бәйрәм иткән.

Иртәгә мәйдан дигән көнне “ситсы җыю” (кайбер якларда “чүп­рәк җыю”, “сөлге җыю”, “сөрән салу” һ.б. диләр) үзе генә дә ни тора иде! Аны Сабан туе кебек көтеп ала идек. Бүләк дигәннәре йә чиккән сөлге, йә күлмәклек инде аның. Тик “энә дә бүләк, дөя дә бүләк” икәнен яхшы белгәнгә, алучысы да, бирү­чесе дә бер-береннән бик канәгать кала. Әнә шул “ситсылар” төрле бәйгеләрдә җиңгәннәргә бирелде. “Кәҗәсе түгел, мәзәге кыйммәт” булганга, элек гер күтәрүче дә, таяк тартышучы да, көрәшче дә бүләккә кызыкмады. “Фәлән авыл мәйда­нында фәлән кеше батыр калган” дигән сүз иң зур бүләк булып, мәйдан тоткан егетләрнең исеме халык теленә керә, чыбыксыз телефон аша еракларга тарала иде. Шулай итеп батыр даны халык телендә яшәде. Боларны ни өчен язам? Әлбәттә, ул чактагы мәйдан­нарны кире кайтару өчен түгел.

Сабан туе – халык бәйрәме. Кай­чак менә шушы хакыйкать онытылып китә кебек. Кайчак, барлык Сабантуйлар бер үк кеше язган сценарий буенча узмый микән, дигән шикле уй да күңелгә кереп ала.

Аннан соң бу заманда халык – хакимияткә, хакимият халыкка ыша­нып бетми, ахрысы, дигән фикер Сабантуйларда тагын бер кат раслана сыман. Читтән берәр кунак килсә, мәйданны полиция чорнап алуын ни белән аңлатырга? Дөрес, бу заманда тәртип саклау кирәк, әмма кайчак арттырып җи­бәр­ми­без микән? Сабан туе бүген – хакимият уздырган бер чарамы, әллә халык бәйрәмеме? Боларны акыл өй­рәтү өчен түгел, аптыраганнан язам.

Милли бәйрәмнәрдә әкрен-әкрен миллилегебез, асыл гадәт­ләребез, әхлагыбыз, йола-гадәт­ләребез кими бара кебек. Ә бит сүздә “милләтне милли бәйрәмнәр дә саклый” дибез. Бигайбә, әйттем исә кайттым, әйтеп кенә бактым.

Саектымы, баедымы?

Сабан туе турында сүз чыккач, еш кына элеккеге бәйрәм түгел шул инде дигән фикерне ишетергә туры килә. Элек Сабан туе нәрсәдән гыйбарәт булган? Без нәрсәне югалттык? Ә бәлки әле табышларыбыз да бардыр?.. Бу сорауларга җавап бирер өчен, әлеге бәйрәмнең тарихына күз салыйк әле.

Кызганыч, Сабан туеның башлангыч чорын тәгаен генә әйтеп булмый. VI гасырга караган “Вэйшу” дигән кытай елъязмасында, мәсәлән, һуннарның ел саен яз көне ата-бабаларына, күккә, җиргә һәм төрле рухларга корбан бирүләре, әлеге форсаттан файдаланып, бөтен нәсел-ыруларын җыеп дәүләт тормышына бәйле мәсьәләләрне хәл итүләре, күңел ачулары, ат һәм дөя чабышлары уздырулары турында кызыклы мәгълүматлар бар. Безнең якта Сабан туе уздыру хакында Әлки районының Иске Салман авылында табылган кабер ташына язылган. Әлеге ташка 1292 ел дигән дата куелган. Сабан туеның асылы нидән гыйбарәт соң? Тарихчы Дамир Шәрә­фетдиновның “Татар барда – Сабан туе бар” дигән тарихи-документаль очеркында ул болай аңлатыла: “Сабан туе – табигатьнең яңаруы һәм язгы эшләр башлануы хөрмәтенә оештырыла торган язгы туй. Аның нигезендә, дөньяның башка халыкларындагы кебек үк, борынгы төрки кабиләләрендә яшәп килгән йола – табигать белән никахка керү йоласы ята. Бәйрәмнең асылы – нәсел-ыруның яңаруы, аның көч-кодрәте, байлыгы артуы – гомумән, табигатьнең яңаруы, аның яшәү куәте көчәюе идеясенә туры килгән”. Шунысы кызык: башта Сабан туе мәйданына ирләр генә чыккан. Хәзер исә хатын-кызлар төрле уеннарда катнашып кына калмый, ирләрне уздырып көрәшә дә әле.

Бүгенге бәйрәм асылына туры киләме? Бу җәһәттән Татарстанның традицион мәдәниятне үстерү үзәге җитәкчесе Фәнзилә Җәүһәрованы Сабан туенда рухи мирасның, милли бәйрәм культурасының юкка чыга баруы борчуга сала. Аның сүзләренә караганда, бүгенге Сабан туеннан элеккеге йолаларның күбесе төшеп калган. Хәзер ул күбрәк концерт һәм спорт программасыннан гыйбарәт:

– Сабан туеның тәфсилле тасвирламасы 1505 елга караган кулъязмада бар. Әлеге бәйрәмне К.Фукс, П.Рычков, Н.Катанов, Я.Коблов кебек галимнәр өйрәнгән. XIX гасырда аны авылларда гына түгел, бистәләрдә, калаларда да үткәрә башлаганнар. Нәкъ менә шушы чорда бәйрәмнең төп элементлары формалаша да инде. Совет чорында исә дәүләт аны идеологиягә буйсындырырга тырыша. Шушы чордан эчтәлеге дә, үткәрү вакыты да регламентка кертелә башлый. Ул спорт һәм пропаганда вакыйгасына әверелдерелә. Ә бит Сабан туеның элек-электән төгәл үткәрү датасы булмаган. Аны һава торышы, туфракның кыр эшләренә өлге­решенә карап, авыл аксакаллары билгеләгән. Аксакаллар бәйрәмнең үткәрү урынын да билге­ләгәннәр. Бәйрәм исә әзерлек, төп өлеш һәм йомгаклау өлешләреннән торган һәм берничә көнгә сузылган. Ни кызганыч, көрәш һәм кайбер уеннар сак­ланып калса да, аның кайбер үзенчәлекләре, җыр-әйтемнәр, йолалар юкка чыкты инде.

Дамир Шәрәфетдинов әнә шундый йолаларның берсе – “Нәзер аты” дигәнен сурәтли. Аның асылында бәла-казадан котылуны сорау, дөньядан киткән әби-бабаларыбызны олылау, киләчәккә өмет ята. Баш батырга бирелә торган тәкәнең дә үз тарихы бар. Элек батырга һичшиксез күк тәкә бирелгән. Баксаң, тәңречелек заманнарында корбан чалу өчен нәкъ шундый төстәге хайванны сайлый торган булганнар. Батырның тәкәне күтәреп мәйдан әйләнүе – үзе бер йола һәм анда ата-бабалардан калган гадәтләрне олылау чагыла.

Көрәшче башына җитмәсен машина

Милли көрәш бәйгесен Сабан туеның йөзек кашы диләр. Элек тә шулай булган, хәзер дә мәйданда бил алышу спорт ярышы дип кенә саналмый. Һәрхәлдә, авылларда, батыр ачыкланмыйча, халык урыныннан селкенми. Тәкә кемгә эләгер, бер ел буе батыр исемен кем йөртер, безнекеләр читтән килгәннәргә бил бирмәсме? Монысы инде –эчке сәясәт тә. Мәйдан тотарлык егетләр чыккан икән, димәк, авылның көче дә, киләчәге дә бар әле.

Батыр калган егетнең дәрә­җәсе турында сүз куертып то­руның кирәге юк. Чемпионнар онытылырга мөмкин, ә менә “фәлән елны фәлән абзыйның малае вәт көрәшеп тә күрсәтте, име” дигән сүзләр телдән-телгә күчә. Кыскасы, һәр чемпион батыр да булмаска мөмкин әле. Монысы – мәсьәләнең рухи ягы. Әмма Сабан туе көрәшенең матди ягы да бар һәм әнә шунысы еш кына бәхәс уята да инде. Сабантуй батырларына зур бүләкләр бирергә кирәкме? Машиналар ызгыш китереп чыгармыймы? Көрәш мәйданында бил алышучыларны ни өчен “үзе­безнеке” һәм “читтән килгән”нәргә бүләләр? Бу сорауларга җавапны көрәшчеләрнең үзләре белән табып карыйк әле. Алардан да яхшырак белүче булмас.

“Милли бәйрәмнәрдәге көрәш ярышларында һәр якның үзенә генә хас гадәтләре бар. Күп җирдә ул без белгән кагыйдәләр буенча оештырыла. Ә кайдадыр батырларны берсе икенчесен “чиста”га салганчы көрәштерәләр, – ди рес­публика милли көрәш федера­ция­сенең башкарма директоры Равил Хәйруллин. – Бүләкләрнең зур булуы начар түгел. Әмма мәсьәләнең икенче ягы да бар бит. Төп бүләк өчен, гадәттә, төрле үлчәү авырлыгында җиңүче булган егетләр бил алыша. Әлбәттә, кечерәк­ләрнең уңышка ирешү мөм­кинлеге азрак. Шуңа күрә, төп призның акчасын үз категория­сендә җиңгән егетләр арасында тигез итеп бүлеп бирү гаделрәк тоела. Инде баш батыр калганына зур тәкә бирәләр. Алайса, берсенә – тузан суырткыч, икенчесенә машина эләгә. Бу – минем шәхси фикерем. Кайбер районнарда мондый тәҗрибә бар инде. Кайбер­ләрендә исә машинаны яшь батырга бирәләр. Кемдер моны арттыру дип бәяләр, аның каравы, бу егет мондый бүләктән соң көрәш­тән мәңге китми инде. Ә читтән килгән егетләрне ярышка кертү-кертмәү, аларны төп бүләк өчен көрәштерү-көрәштермәү мәсьә­ләсен җирле хакимият үзен­чә хәл итә. Ә минем фикерем мондый: танылган көрәшчеләр­нең бүләк җыю өчен махсус гастрольгә чыгуы матур күренеш түгел. Үз районнарын данласыннар”.

Ветеран көрәшче Фоат ага Козырев та шул фикердә. “Ишетелә инде андый сүзләр: теге районга барырга кирәкми, анда Мухамов көрәшә – аны барыбер отып булмый, ә монысында Ильяс була икән, анда йөрүдән дә файда юк, янәсе. Матур түгел инде, егетләр. Әнә шуңа күрә зур бүләкләргә каршы мин. Дөрес аңлагыз, батырны алдан билгеләгән кебек килеп чыга бит бу, – ди ул. – Әле дә хәтерлим, 1972 елны Чүпрәле мәйданында Николай Павлов исемле егет белән бер сәгать буе көрәштек. Откан иң зур бүләгем велосипед булды, анысы берничә мәртәбә эләкте. Тәкәләр 13-14 булырга тиеш. Әле берсен көрәш тәмамлан­ганчы ук урлап киткәннәр иде. Ә чуаш ягында узган бер бәйрәмдә дүрт дуңгыз баласы бирделәр. Калдырып кайттым инде. Мәс­кәүдәге Сабантуйда исә баян бирделәр. 1973 ел иде бу”.

Татар көрәшенең иң титуллы бүгенге батырларыннан берсе Ильяс Галимов исә ничә тәкә отканын хәтерләми. Бер көтүлек булган икән, ә менә машиналар санын әйтмәде. Былтыр Ильяс сигез тапкыр батыр калган. Быел ул үзе яшәгән Әлмәттә көрәшергә, Арчага, Казанга барырга җыена. “Былтыр Ригада көрәшкән идек, быел Берлинга кадәр үк барып җитәргә исәп. Мин дә көрәшчеләрнең, сез әйтмешли, гастрольгә чыгуына каршы. Мәйданда ят кешеләр көрәшергә тиеш түгел. Андыйлар өчен кичке бәйрәмнәр дә җитә бит, – ди Ильяс. – Ә бүләкләргә килгәндә, егетләрне зурлауның нәрсәсе начар? Элеккедән калган гадәт бит ул. Шул ук машина да яшь егетләрне кызыктыра, алар ныг­рак тырыша башлый. Төп бүләкне жирәбә ярдәмендә билгеләү ди­сезме? Менә анысына каршы мин. Батыр ул берәү генә була”.

Ә сездә ничек уза?

Илмир ӘХМӘТҖАНОВ, АКШ, Питсбург шәһәре:

– Мартта Сабан туе Флорида штатында булды, аннары эстафета таягы Вашингтонга бирелде. Бәйрәм 25 майда булды, төрле шәһәрләрдән килделәр. Шәхсән үзем бу бәйрәмне оештыруда алтынчы тапкыр катнашам, безгә кадәр дә мәйдан булган, әмма бервакытны туктап калган. Хәзер елдан-ел Сабан туена күбрәк кеше җыела. Быел 300дән артык кеше күңел ачты. Арабызда Америкада туганнар да, элеккеге мө­һаҗирләр дә, яңа килеп төплән­гәннәр дә бар. Гаиләләре белән киләләр. Гадәттә Сабан туен паркта уздырабыз. Арендага алу түләүле, сыйлар да әзерләнә, шул чыгымнарны кап­лар өчен Сабан туена керү бушлай түгел. Әмма Америка өчен бу – гадәти күренеш. Мәйданга Татарстан белән Башкортстан әләмнәре эленә. Элек Татарстан белән Башкортстан гимннарын да яңгырата идек, аннары төрлебез төрле җирләрдән килгән булгач, аларны куймый башладык. Безне бер­ләштерә торган гимн – “Туган тел”. Сабан туенда көрәш тә була, шөкер, егәрле егетләр монда да бар. Капчык киеп сикерү дә, кашыкка йомырка салып йөгерү дә була, чүлмәк тә ватабыз. Әмма иң яратканы – кемнең күпме җыр белүе ярышы. Әй җырларга ярата безнең халык! Быел балалар да шаккатырды. Татарча театр уйна­дылар. Алар барысы да – Америкада туган балалар, ә татарча беләләр. Барысы да сок­ланды. Бездән соң Сабан туе Нью-Йорк, Сан-Фран­циско, Лос-Андже­лес­та, аннары Канаданың Торонто шәһәрендә булачак.

Тәнзилә БИБАРСОВА, Пенза өлкәсе, Урта Әләзән авылы:

– Бездә Сабан туе гомердә узмады, чөнки андый гадәт юк. Ул 2003 елдан гына оештырыла башлады. Башта Кәзем Дәбер­дыев оештырды, аннары ел саен мәйданга җыелыша башладык. Башта белмибез бит аның ни икәнен, аннары барыбызга да ошап китте! Бездә аракы сатылмый, ризык та хәләл генә. Көрәшебез була, әмма ел саен диярлек тәкәне Вил Усманов ала! Аңа тиңнәр юк. Әллә без көрәшә белмибезме? Ат чабышлары да була, анысын халык яратып карый. Быел Сабан туеннан соң авылыбызда тагын ике мәчет ачылачак. Берсе ике ел төзелде, икенчесе бер ел эчендә әзер булды. Болар – Урта Әләзәндә унберенче һәм уникенче мәчетләр.

Дилә МӨХӘРРӘМОВА, Башкортстан, Бишбүләк районының Иттихат авылы:

– Безнең Сабан туеның го­мер-­гомергә үзенең рәсми көне бар. Ул – 7 июнь. Ике кечкенә авыл: Усак-Кичү белән Иттихатка районның да, республиканың да рәсми фәрманы кирәкми, шимбәгә яки дүшәмбегә туры киләме ул, атна уртасында буламы, бернигә карамастан, Сабан туе уза. Хет яңгыр, хет кар яусын – көне үзгәрми. Хәтта район үзәге дә башка көнгә куя, чөнки белә: кешеләр барыбер шушы авыл бәйрәменә киләчәк. Бездә ул Сабан туе түгел, ә Сәгать бәйрәме дип атала. 7 июньдә сәгать сукты дип сөйләшәләр. Ни өченме? Беренчедән, 7 саны могҗизасы бар. Нәкъ 7 июньдә төн – 7, ә көн 17 сәгать дәвам итә. Бабайлар шулай санаган. Бу көнне берсе дә эшләми, көтү чыкмый, мәктәп тә имтихан булса гына эшли. Бу көнне барысы да каен себеркесе бәйли, үләннәр җыя.

Заманча яшәсәк тә, бабайлардан калган гадәтне онытмаска тырышабыз. Йолалар барысы да Сабан туена охшаган. Менә ат чабышы бар иде, анысы бетте. Көрәш икән, шулай ук читләр кертелми. Батыр үзебезнекеләрдән сайлана. Бәйрәмне уздыруда барысының да өлеше керә, акча җыябыз, бүләкләр бирәбез.

Дания ӘХМӘТҖАНОВА, Балык Бистәсе районының Күгәрчен авылы:

– Бездәге Сабан туебызның үзенчәлеге – хатын-кызлар кө­рәше. Аны кемдер көлемсерәп тә, мыскыллап та искә ала, әмма безгә кызык, мәйда­ныбызның бер күрке ул! Егетләр дә бил алыша, гүзәл затлар да. Ирләр арасында батыр калучыларга тәкә бирелә, ә җиңүче хатын-кызга бәрән эләгә. Бездә бүләк җыю йоласы да бар, берсе дә читтә калмый, затлы бүләкләр бирәләр. Һәр елны өйләнешкән парлар зуррак бүләк бирә, мәйданда аларны аерым атап, җиңүчеләргә тапшырабыз. Гадәттә безнең Сабан туе төштән соң башлана. Аңа кадәр читтән туган нигезенә кайтучылар мунча яга, зиратка бара. Иртәнге якта барысы да каберләр янында дога кыла, аннары мәйданга җыелабыз, бәйрәм кичке 11гә кадәр дәвам итә. Бик күңелле була!

Сәхифәне Миңназыйм Сәфәров,
Гөлсинә Хәбибуллина,
Риман Гыйлемханов,
Римма БИКМӨХӘММӘТОВА,
Гөлинә Гыймадова,
Илнар ХӨСНУЛЛИН әзерләде,
«Ватаным Татарстан»

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*