tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешүгә кул куелды
Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешүгә кул куелды

Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешүгә кул куелды

Бүген Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты һәм “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе арасында килешү имзаланды. Бу документ нигезендә юристлар агымдагы ел ахырына кадәр халык исәбе алу буенча сорауларга закон нигезендә җавап бирәчәкләр. Кирәк очракта “SERGIS” хезмәткәрләре судка мөрәҗәгатьләр әзерләп, дөреслекне дә яклаячаклар.

  • Бөтен Рәсәй күләмендә җан исәбен алуга әзерләнә башладылар. Мин үзем хәзер башка өлкәләргә йөри башладым, татарлар халык исәбен алу буенча төрле сораулар бирәләр. Хәзер катнаш гаиләләр бик күп – без кем булып язылырга тиеш, ә балаларны ничек яздырырга һ.б. сораулар бирәләр. Шуларга төпле, закон нигезендә дөрес җавап бирү өчен бу килешү төзелә. Рәсәй күләмендә 5,3 миллион татар яши. Без аларның һәркайсына барып җитеп, аларга татар дип язылырга киңәш итәчәкбез, – диде Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев килешүгә кул кую алдыннан.

“SERGIS” компаниясе очраклы гына сайланылмавы да әйтелде. Бу Татарстан күләмендә дә, Россия күләмендә дә абруйлы, сыйфатлы эшли торган юридик компания.

– Бөтендөнья татар конгрессына нәкъ безнең компанияне сайлаулары өчен рәхмәтлебез. Беренче чиратта,  үзем татар булганга, бу минем өчен аеруча горурлык. Күпчелектә, безнең эш консультатив характер йөртер дип уйлыйбыз. Әмма судлар була калса, мин бу юнәлештә эшләргә, Бөтендөнья  татар конгрессына һәм халкыбызга ярдәм итәргә әзермен, – диде “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе Мәскәү филиалы җитәкчесе, партнер, адвокат Гульнара Сергеева.

Килешүне Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Ринат Закиров һәм “SERGIS” Адвокатлар коллегиясе Мәскәү филиалы җитәкчесе Гульнара Сергеева имзалады.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*