tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Милли жанлы Асия Мулюкова
Милли жанлы Асия Мулюкова

Милли жанлы Асия Мулюкова

Зур гына, киң илебезнең кайсы гына шәһәренә, кайсы гына почмагына барсаң
да, якташларыңны очратырга була. Ерак җирләргә баргач, син бөтенләй
белмәгән кешеләр арасында үз як кешесен күргәч, туганыңны күргәндәй
шатланасың. Ульян каласына журналистлар форумына баргач та, якташым
белән танышырга насыйп булды.

“Сез Киров өлкәсеннән мени?”– дип, балкып яныма килеп баскан апаның
безнеңчә йомшак матур сөйләменнән үк безнең як кешесе икәне күренеп,
сизелеп тора. Беренче карашка гади генә мөлаем, сөйкемле апа, үзе бик
булдыклы да күренә. Юкка гына бүген аңа өлкә сәхнәсендә тантаналы
рәвештә “Рәхмәт хаты” тапшырмаганнардыр.
Мин тумышым белән Кукмара районы Мәчкәрә авылыннан, ди ул, сөйләшә киткәч.
Асия апа Мулюкова 1942 елның 22 июнендә туган. (Туу таныклыгына 28
июньдә дип язганнар).

Сугыштан соң бик авыр еллар булса да, укуга йотлыгып торган Асия апа,
Мәчкәрәдә 7нче сыйныфны тәмамлагач, 8-10нчы сыйныфларны интернатта торып
Кукмарада 1нче татар мәктәбендә укып чыга. Аннан соң Казан кооперация
техникумында “товаровед” белгечлеге ала. Моның белән дә туктамый, читтән
торып, Мәскәү институтының экономик факультетын тәмамлый. Югары белемле,
яхшы белгечне Ульян өлкәсе җитәкчелегенең җирле сәнәгать буенча баш
бухгалтеры итеп билгелиләр. Асия Галәветдин кызы кулы астында 30
бухгалтер эшли.

1987 елда илдә шәхси предприятиеләр оештыру законы чыга. Шушы ук елны
Мулюковлар гаиләсе Ульян өлкәсендә беренчеләрдән булып шәхси ашханә ача.
Ире Мөстәкыйм Садыйк улы, уллары Илдус белән Илгиз зур ярдәмчеләре
булалар. Бу эшебез турында аерым китап язарга була ди Асия апа.
Ашханәнең беренче эшли башлаган көне турында гына сөйләп ала ул.
Ашханәгә ашарга дип кергән иң беренче кешене бушлай ашатабыз дип ниятләп
куялар алар. Беренче булып өлкән яшьтәге бер абзый керә, ул әле сугыш
ветераны да булып чыга. Күңелегез нинди ризыклар тели, барысын да
алыгыз, без сезне бушлай кунак итәбез, диләр аңа. Дәүләт ашханәләрендә
мондый юмартлыкны күрмәгән абзый бик гаҗәпкә кала. Тәмле ашлар белән
туклангач, бәяләмә китабына да беренче булып рәхмәт, мактау сүзләре яза.
Мондый шәхси кафелар соңыннан бик күп ачыла, ябылганнары да күп була. Ә
Мулюковлар ашханәсе бүгенге көнгә кадәр уңышлы гына эшләп килә. Шәхси
эшмәкәрлек эшен беренчеләрдә булып уңышлы гына башлап җибәргәне өчен
Асия Галәветдин кызына өлкә губернаторы “Сату өлкәсендә атказанган
хезмәткәр” исеме бирә.

Асия апа 2003 елда Хаҗга бара. «Бөтен теләгем Хаҗга бару иде. Анда
баргач, үткән гомерем жәл, нигә монда элегрәк килмәдем икән дип еладым»,
– дип сөйли ул.
Хаҗдан кайткач та, Казан Мөхәммәдия мәдрәсәсенә укырга керә. 2007 елда
аны «5»ле билгеләренә генә тәмамлап, Ульян каласы мәчетендә укыта
башлый. Дәресләрне Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен бушлай алып бара. Өч
еллык курсларны тәмамлаган 298 шәкерткә таныклык биргәннәр.
Асия апа бик милли җанлы кеше. Ульян өлкәсендә беренче “Туган тел” татар
оешмасы төзегәндә дә (соңыннан аны өлкә татар автономиясе итеп
үзгәртәләр), “Өмет” газетасын чыгара башлауда да аның ярдәме күп кергән.
Гомеренең күпчелек еллары Ульян каласында үтсә дә, туган авылы барыбер
сагындыра. –Мәчкәрәдә өебез тора әле. Ике сеңлем Можгада яшиләр, берсе
– Казанда. Барыбыз да җыелып, йортыбызда Коръән укытып китәбез.
Мәчкәрәдә борынгы, тарихта зур әһәмияткә ия булган атаклы Үтәмешевлар
салдырган мәчет сакланган. Нәсел шәҗәрәбезне ясаткан идем, мин
Үтәмешевларның чыбык очы туганы булам икән, ди Асия апа. Мәчкәрәдә дә
хөрмәтле кеше ул. Мәктәп музеенда Асия Галәветдин кызына багышланган
урын да бар.

Рәмзия ХӘКИМОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*