tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чистай һәм Спас районнары ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда
Чистай һәм Спас районнары ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда

Чистай һәм Спас районнары ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда

Чистай, Спас һәм Питрәч районнары февральгә планлаштырылган ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар саны буенча алда бара. Бу хакта Хөкүмәт Йортында «ТАССР төзелүнең 100 еллыгын бәйрәм итүгә әзерлек һәм аны уздыру» киңәшмәсендә Татарстан Республикасы мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов хәбәр итте.

«Муниципаль берәмлекләрдә планлаштырылган чаралар саны буенча Чистайда – 14, Спаста һәм Питрәчтә 6 чара узган, алар алда бара. Шул ук вакытта уздырырга ниятләмәгән кайбер районнар да бар. Болар – Актаныш, Әлмәт, Балтач, Буа, Алабуга, Кукмара, Зәй, Минзәлә, Мөслим, Нурлат, Саба, Тукай һәм Чирмешән районнары», – диде ул.

Чараларны оештыруга иҗади якын килүне Ютазы районы «Туган як көйләре» проекты, Чистай районы «Тарих-йөзләрдә» проекты белән, үзәк китапханә буенча «Минем республика – Татарстан» дип исемләнгән виртуаль сәяхәтләре булган Сарман районы күрсәтә, дип билгеләп үтте Ленар Хәкимҗанов.

Шулай ук агымдагы елның февралендә үзешчән башкаручы ветераннар арасында «Балкыш-Сияние» дигән республика фестиваленең район турларына, «Созвездие-Йолдызлык» республика яшьләр телевизион фестиваленең ТАССР төзелүнең 100 еллыгына багышланган район турларына, герой-шагыйрь Муса Җәлил тормышына һәм иҗатына багышланган чараларга старт биреләчәк.

Бу айда ТАССРның 100 еллыгына багышланган чаралар Татарстаннан читтә дә үткәреләчәк — Свердловск өлкәсендә танылган татар кулинары Юныс Әхмәтҗанов истәлегенә багышланган «Татар ашлары көннәре» булачак.

Зилә Мөбәрәкшина

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*