tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессында студентлар очрашуы узды
Бөтендөнья татар конгрессында студентлар очрашуы узды

Бөтендөнья татар конгрессында студентлар очрашуы узды

Агымдагы елның 29 октябрендә Бөтендөнья татар конгрессы бинасында Казанның югары уку йортларында белем алучы студентлар очрашуы узды.

Очрашуның модераторы Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илгиз Халиков иде.

30га якын татар яшьләрен мәркәзебез Казанда эшләп килүче “Әйдаманнар йорты” белән “Ял” шәһәр үзәге вәкилләре таныштырды. Биредә “Дуслык” һәм “Тартария” татар сменалары әйдаманныры чыгыш ясады.

Билгеле булганча, әлеге сменаларда татар мөхитендә ял итергә теләүче балаларга төрле мастер-класслар, кызыклы спикерлар белән очрашулар, хәтта фәнни дәресләр дә оештыралар.

Әйдаманнар мәктәбенең старты киләсе елның февраленә билгеләнгән. Апрель азагына кадәр булачак әйдаманнарны сайлап алу этабы узачак.

Очрашуның икенче өлешендә Илгиз Халиков яшьләрне 2020/2021нче уку елында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты стипендиясенә дәгъва кылучы студентларны бәяләү критерийлары белән таныштырды.

9 пунктан торган критерийларда студент һәм аспирантларның Бөтендөнья татар конгрессы оештырган мәдәни чараларда катнашу, БТК каршындагы студентлар һәм аспирантлар Ассоциациясе утырышларында катнышу кебек пунктлар бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*