enrutat
Баш бит / Буа театры туган тел сагында
Буа театры туган тел сагында

Буа театры туган тел сагында

Безнең шәһәребездә яшәүче татар халкы, заманына күрә, татар сүзен, татар җырын ишетергә зар-интизар булып утырмый, дисәк һич тә ялгыш булмас. Теләсәң — интернетны ач та, җыр тыңла, бию кара, спектакльләр язмасын эзләп табып, рәхәтләнеп диваныңда карап ят. Хәтта теләгән, яраткан артистларыңның тавышларын ишетү генә түгел, тормышы-яшәеше турында да интернет аша белешә аласың. Татарстан артистларының концертлары да булып тора. Шулай да театр артистларын, аларның иҗатын турыдан-туры сәхнәдән күрү бәхете бик еш тәтеми.

Бераз тарихны искә алып үтсәк, беренче чиратта, узган гасырның 89нчы елында Казаннан Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының гастрольлләре искә төшә. Ул вакытта театрның әйдәп баручы артистлары Исламия ханым һәм Хәлил әфәнде Мәхмүтовлар әле яңа гына оешып килгән «Умырзая» ансамбленең репетициясенә килеп, киңәшләр биреп, коллективка йөрүчеләрнең күңелләренә җылы өстәп, иҗат ялкыны салып киткәннәр иде. Моннан 5-6 ел элек шул ук театр, үзләренең биналары зур төзәтү-ремонтка ябылгач, себер буйлап гастрольләргә чыгып, безнең шәһәребездә дә берничә спектакль күрсәткәннәр иде. Камал театрының «Сүнгән йолдызлар» спектаклен олы буын тамашачы хәтерлидер. «Олы буын» дигәннән, кызганычка каршы, олы буын олыгая, театр, концертларга йөрүчеләр елдан-ел кими бара. Яшьләрнең күпчелеге татар мәдәниятен чит итә. Бу фикерләр, кыскача мәгълүматләр сүз уңаеннан булды. Чөнки төп тема бу мәкаләмдә шәһәребезнең Любовь Ермолаева исемендәге драма театры бинасында, күптән түгел генә, ягъни 12 октябрьдә булган спектакль, төгәлрәге – Татарстан Республикасының Буа Татар дәүдәт драма театры турында.

Омскига Буа театры килә икән, 12сендә «Кодалар — кодачалар» дигән спектакль була, дигән хәбәрне үзем театр килергә бер көн кала гына ишеттем. Үз чиратымда, әлбәттә, WhatsApp аркылы язып та, телефоннан чылтыратып та туганнарыма, дусларыма, танышларыма хәбәр итәргә тырыштым. Шулай итеп, күренекле драматург Сөләйман Латыйповның «Кодалар-кодачалар» комедиясен карап хозурланырга насыйп булды. Әлеге спектакльдә театрда эшләүче 25 артистның җидесе уйнады. Артистларның осталыклары сокландырды, халык аларның һәр хәрәкәтен тоеп, һәр сүзен йотып, туйганчы көлеп, шаулатып кул чабып утырды. Кабул итте Омски тамашачысы Буа театры артистларының уенын! Баш рольләрнең берсен уйнаган Рима Хәмидуллина, мәсәлән, барлык тамашачыны әсир итте кебек. Раил Садриев сәхнәдә күренеп кенә китүе белән дә көчле алкышлар тудырды. Гомүмән, артистларның һәммәсе үз ролен тамашачының күңелен яуларлык итеп уйнады. Комедия жанры булгангамы – сәхнәдә бөтерелеп, очып кына йөрделәр! Әйтерсең дә алар төн буе юлда булмаган! Җитмәсә бит әле көндезен балалар өчен ике спектакль күрсәтеп, кичен зурлар өчен өченче мәртәбә сәхнәгә чыктылар.

Спектакль тәмамланганнан соң халык аягүрә басып артистларны озаклап алкышлады, чәчәк бәйләмнәре бүләк итте, рәхмәтләрен яудырды, таралырга ашыкмады, Раил Садриев тәкъдим иткән шигырь юлларын йотлыгып тыңлады. «Бәхетлеме кеше дөньда…» Шигырьләр бай мәгънәле, уйланырлык та, тетрәнерлек тә…Башкарылышы белән генә дә күңелгә үтеп керерлек. Залда утыручылар тын да алмыйча шигыръ тыңлап, тагы бер кат хисләнделәр, сокландылар…

Тамаша башланыр алдыннан театрның директоры Раил әфәнде, татарча аңламаучылар бармы, дип сораган иде. Бөтенләй татарча белмәгән 12 кеше залда утыра булып чыкты. Спектакль тәмамлангач шуларның берсе микрофон аша рәхмәтләрен әйтте, мондый дәрәҗәдәге уенны карарга тәрҗемә кирәкми, болай да бик яхшы аңлашыла, диде.

2017 елда үзенең 100 еллыгын билгеләп үткән данлыклы Буа сатира театры Омскига шәһәрара иҗади алмашу (творческий обмен) проекты кысаларында килгән иде. Моңа җавап итеп Омскиның Любовь Ермолаева театр-студиясе ноябрь аенда Буага барачак. Омски театры әле, чагыштырмача, шәһәребездәге яшь театрларның берсе. Ә менә Буа театрының тамырлары 1917 елга барып тоташа. Ул елның май аенда һәвәскәрләр коллективы укытучы Әкрәм Мифтахетдинов җитәкчелегендә беренче мәртәбә спектакль куя. Тиздән Буага күп кенә танылган артистлар килә, нәкъ алар театрның алдагы үсешенә зур йогынты ясыйлар да. Инде 1918 елда, Сәлих Сәйдәшев ярдәме белән, Буада һөнәри театр һәм сәнгать мәктәбе булдырыла. 1924 елда алар үз биналары булуга ирешә, шул бинада театр 1949 елга кадәр эшли. Аннан соң озын «тәнәфес» була. Бары тик 2002 елның февраль аенда гына Буа театры эшен яңадан башлый. Ул вакытта Казан социаль-юридик институтының Буа һәм Тәтеш филиалларында фәлсәфә фәнен укыткан Раил Садриев бер труппа энтузиастлар белән «Гөргери кияүләре» спектакле репетицияләрен башлый һәм инде бүгенге көнгә коллектив әзерләп сәхнәгә чыгарган күренешләрнең саны 30дан арткан.

Театрның директоры һәм сәнгать җитәкчесе, режиссеры, Татарстан Республикасының халык артисты Раил Садриев, безнең театрның миссиясе — телебезне саклау, ди. «Телебез авыр хәлдә булган, язмышы кыл өстендә торган шушы заманда, дөнья буйлап сибелгән татар халкы алдында без туган телебездә спектакль уйныйбыз. Театрыбыз зур күтәрелештә, үзебездә фестивальләр үткәрәбез, төрле коллективлар килә, тиздән омскиларны каршы алабыз, чит илләрдән кабул иттек, Ираннан, Швециядән килделәр, шулай, кечкенә генә Буада зур эшләр эшләп ятабыз», — ди ул. Тамашачылар турында Раил әфәнде: «Мондагы халык искиткеч, ачык, бик ихлас карап утырдылар, рәхәтләнеп ял иттеләр, көлделәр дә, еладылар да. Әлбәттә, тамашачылар төрле була, кайберләре тыныч кына карап утыра. Ахырда инде алар басып кул чабалар, килеп рәхмәтләр әйтәләр. Кайда йөрсәк тә, безнең өчен иң мөһиме ана теле, безне берләштергән туган телебез, татар телендә уйныйбыз, халкыбызга ишеттерәбез», — ди Татарстанның халык артисты Раил Садриев.

Гастрольләрен 16сентябрьдә Волгоград шәһәрендә башлап, Әстерхан, Уральски, Актүбә, Ташкент, Самәрканд, Чимкент, Алматы, Талды-Курган, Караганда, Нур-Солтан, Семей шәһәрләрендә булып, Омскига килеп җиткән артистлар безнең шәһәрдән Петропавловски, Күкчәтау, Орск, Оренбург шәһәрләренә юл тоттылар. Бөек Тукаебыз дөрес әйткән: «Театр яктылыкка, нурга илтә…». Омскига нәкъ шундый театр килеп китте. Яктылык, нур өләшүче. Илебезнең төрле почмакларында, таралып, сибелеп гомер кичерүче татарларга барлыгыбызны белдерүче, талантлы, уңган, булган халык икәнлегебезне искә төшерүче! Хәерле юллар, уңышлы сәфәрләр сезгә теләп кала Омски татарлары!

Розалия Сайганова

Омск шәһәре

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*