tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Апас районында “Татарча диктант”та төрле милләт вәкилләре катнашкан
Апас районында “Татарча диктант”та төрле милләт вәкилләре катнашкан

Апас районында “Татарча диктант”та төрле милләт вәкилләре катнашкан

#Татарчадиктант акциясе Апас муниципаль районында 23 мәйданчыкта үткән. Барлыгы 620 кеше татар теленнән үзләренең белемнәрен сынап карарга ният белдергән. Иң яшь диктант язучыга -6, иң олысына 80 яшь булган.

  • Рус, чуваш милләтеннән булган райондашларыбыз да акциядән читтә калмады. Катнашучылар арасында мәктәп, көллият укучыларыннан тыш, укытучылар, китапханәчеләр, җирле Халыклар дуслыгы, мәдәният йорты, матбугат, телевидение вәкилләре, район мәгариф булеге, туган якны өйрәнү музее хезмәткәрләре һ. б. бар иде. Район хакимиятеннэн Башкарма комитет җитәкчесе А.Н.Гыйбадуллинның,анын урынбасары Ш.Ш.Гафаровның,район Советы аппараты җитәкчесе И. М. Гәрәевнең, халыкны яклау идарәсе җитәкчесе Г. Т. Мәүлетованың, казна Департаментының җирле булекчәсе җитәкчесе Г. Г. Садыйкованың акциягә кушылулары, ә башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Сафина Луиза Рәүхәт кызының диктантны укуы чараның дәрәҗәсен күтәрде, мөһимлеген ассызыклады, – ди оештыручылар.

Район “Сәләт” балалар иҗаты үзәгенә җыелган Ветераннар Советы әгьзалары имтиханга килгән кебек дулкынлануларын белдердгәннәр, хәтта чәчәкләр алып килгәннәр.

Һәр катнашучы Диктантның заманга яраклы, һәркемгә аңлаешлы, тәрбияви максатка ия булуын искәрткән.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*