tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак
Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак

Бүген Татарстан Премьер-министры кандидатурасы расланачак

Бүген Казанда алтынчы чакырылыш ТР Дәүләт Советының 13нче утырышы узачак. Анда Татарстан Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм аның урынбасарларын килештерү планлаштырыла.

16 сентябрьдә узган республика парламенты президиумы утырышында ике мәсьәлә — ТР Премьер-министры кандидатурасын раслау һәм республика вице-премьерларын билгеләү буенча Татарстан Президенты тәкъдимнәрен килештерү турындагы мәсьәлә генә каралды.

«Президент тәкъдим иткән барлык кандидатуралар да алдан Дәүләт Советы комитетлары утырышларында каралачак», — диде Республика Парламенты Секретаре Лилия Маврина.

Утырыш башланыр алдыннан Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның вазифасына керешү тантанасы булачак.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*