tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Уфа татарлары “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафонына кушылды
Уфа татарлары “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафонына кушылды

Уфа татарлары “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафонына кушылды

16 сентябрь көнне “Интернациональ Җиңү” төбәкара мәдәни-тарихи марафоны узды. Хәрби дан музеенда марафонны Башкортстан татарларының төбәк милли-мәдәни мөхтәрияте белән берлектә Уфа “Нур” татар дәүләт театры һәм Татар мәдәни-тарихи үзәге – Башкортстан Халыклар дуслыгы йорты филиалы дәвам итте.

Оештыручылар Русия халыкларының һәм аерым шәхесләрнең Бөек Ватан сугышында Җиңүгә керткән өлешен мәңгеләштерүне, милләтара һәм төбәкара татулыкны һәм халыкның ватанпәрвәрлек хисләрен ныгытуны, илнең героик үткәненә хөрмәт уятуны максат итеп куйды. Чарада татар иҗтимагый, мәдәни оешмалар вәкилләре чыгыш ясады.

Бәйрәмне “Нур” театры артистларының күркәм чыгышлары бизәде. Музыкаль программада Башкортстанның һәм Татарстанның атказанган артисткасы Дамира Сәетова, Башкортстанның атказанган артисткасы Гөлназ Мөхәммәдиева, Айнур Баянов, Вилдан Мисбахов, Руслан Хисәметдинов, Эльмир Газизуллин, Лина Ганиева, Гөлназ Кашапова, Илгизә Муллабаева катнаштылар. Шулай ук М.Кәримнең “Айгөл иле” спектакленнән өзек – Ирина Ганиева башкаруында монолог тәкъдим ителде. Алып баручылар: Айнур Баянов һәм Гөлназ Биктимерова.

Уфа “Нур” татар дәүләт театры

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*