Сайтның яңа версиясе бар Иске версияне 2026 елның 1 сентябрьга кадәр кулланырга мөмкин. Яңа сайт (яңа вкладкада ачылачак)
Доступна новая версия сайта Старой версией можно пользоваться до 1 сентября Новый сайт (откроется в новой вкладке)
A new version of the website is available The old version can be used until September 1st New Website (will open in a new tab)
ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Екатеринбургта балалар өчен татар теле курслары башлана
Екатеринбургта балалар өчен татар теле курслары башлана

Екатеринбургта балалар өчен татар теле курслары башлана

Екатеринбургта балалар өчен «Тәрбия» дип аталган татар теле курслары башлана. Беренче дәресләр октябрь аенда ук башланачак.

Курсларны «Урал таулары» региональ иҗтимагый оешмасы үткәрә.

«Глобальләшү шартларында һәр кешегә берничә тел белү зарур. Без Екатеринбургта татар телен өйрәнергә тәкъдим итәбез. Әгәр элек татар теле мохитен әби-бабайлар янында гына булдыру мөмкин булса, хәзер татар телен өйрәнергә теләүчеләр безгә мөрәҗәгать итә ала», — диде татар теле укытучысы Эльза Мөдәрис кызы.

Татар теле дәресләрен профессиональ педагоглар үткәрәчәк. Дәресләр, яшь үзенчәлекләренә карап, ике төркемдә үткәреләчәк: 4 яшьтән 7 яшькәчә, 7 яшьтән 12 яшькәчә балалар.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*