tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Рөстәм Миңнехановны татарларның символы дип әйтергә була»
«Рөстәм Миңнехановны татарларның символы дип әйтергә була»

«Рөстәм Миңнехановны татарларның символы дип әйтергә була»

Бу сайлаулар вакытында татарларны Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов берләштерде. Профессор, сәясәтче, күренекле татар галиме Индус Таһиров шул хактагы фикерләре белән уртаклашты.

Рөстәм Миңнеханов чын мәгънәсендә татарларны берләштерә торган шәхес һәм ул шушы юнәлештә бик күп эшләр башкара. Эшләре уңышлы, аларны һәркем яклап чыга. Шулай итеп, ул безнең бөтенлегебезне, берлегебезне һәм бер максатта булуыбызны раслап килә.

Президентыбыз бертуктаусыз төрле очрашулар үткәреп тора, халык белән аралаша. Һәммә кешегә дә диярлек үзенең игътибарын җиткерә белә. Ул, гомумән, халыкка гына мөрәҗәгать итеп түгел, ә аерым кешеләр белән аралашып, аларның сүзләрен тыңлап, аларга үзенең фикерләрен белдереп яши торган кеше. Мәктәпләргә, мәчетләргә йөри, төрле завод-фабрикаларга бара — бик күп җирләрдә була.

Рөстәм Миңнеханов татарларны чын мәгънәсендә берләштерә ала, татарларның символы дип әйтергә була. Бу җиңел эш түгел, чөнки татарлар күп вакыт бер-берсе белән бәхәстә яши. Шул төрле караштагы кешеләрнең үзара конфликтын бетерер һәм бер фикердә булу, бер-береңә яхшылык теләү өчен Рөстәм Миңнеханов бик зур уңышлы эшләр башкара.

Ул татарларны чын мәгънәсендә берләштерә ала, аның символы дип әйтергә була.
Читтә яшәгән татарларның күбесе Рөстәм Миңнехановны үзенең президенты итеп саный һәм аның сүзләрен кабул итә. Алар үзләренең шушы милләтнең вәкиле икәнен күрсәтә һәм шул ук вакытта Татарстанны үзенең тарихи Ватаны дип таный. Казанны үзенең рухи башкаласы итеп күзаллый һәм шулай яши.

Рөстәм Миңнеханов республикабызда яшәгән татарларга гына түгел, гомумән, бөтен дөнья татарларына игътибарын арттырып, мөрәҗәгатен аларның барысына да юнәлтә.

intertat.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*