tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасына әгъза итеп милләттәшләребез дә сайланды
Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасына  әгъза итеп милләттәшләребез дә сайланды

Ульяновск өлкәсе Иҗтимагый палатасына әгъза итеп милләттәшләребез дә сайланды

Бүген Ульяновск шәһәре Иҗтимагый палатасының өченче чакырылышының беренче утырышы узды. Ачылышта, Ульяновск шәһәре мэры Сергей Панчин билгеләп узганча, составка 45 кеше керде. Алар арасында шәһәрдә уңышлы гына эшләп килүче милли оешма җитәкчеләре дә бар.

Шәһәр Думасы рәисе И.Ножечкин да узенең тәбрикләү сүзендә: “Төбәктәге милли тотрыклылык, дустанә мөнәсәбәт нәкь менә милли оешма җитәкчеләреннән тора,” – диде. Быелгы составтагы 45 әгъзаның 4 се татар милләтеннән. Алар арасында Ульяновск өлкәсе татар милли- мәдәни автономиясе рәисе Рамис Сафин быел кабат Ижтимагый палатага әгьза итеп сайланды.

Узган еллардагы зур хезмэте өчен, ул бүген шәһәр мэрының Мактау грамотасы белән дә бүләкләнә. Рамис Сафин шулай ук Палатаның милли, дини һәм мәдәни мәсьәләләр буенча комиссия әгьзасы итеп тә сайланды.

Рамилә Сафина

Ульяновск

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*