tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бюро утырышы узды
Бюро утырышы узды

Бюро утырышы узды

Бүген, 17 сентябрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Бюросының утырышы узды. Анда бюро әгъзалары, рәис урынбасарлары, бүлек җитәкчеләре катнашты. Утырышны Башкарма комитет рәисе Ринат Закиров алып барды. Анда  сүз 16 октябрьдә Чиләбедә узачак “Татар кызы – 2015” Бөтенроссия бәйгесенә әзерлек эшләре турында барды. Россиянең 12 төбәгендә җиңү яулаган кызлар 15-17 сентябрь көннәрендә Казанда татар хатын-кызларына  хас булган осталык, булганлык, тырышлыкта үзләрен сыныйлар. Татарстан данын  Чиләбедә Түбән Кама кызы  20 яшьлек Миләүшә Морзаханова яклаячак. Чибәркәй Түбән Камадагы педагогик колледж студенты, белгечлеге — балалар бакчасы тәрбиячесе. Чиләбедә узган бу зур, матур, милли чарада Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Чиләбе өлкәсе губернаторы Борис Дубровский да катнашыр дип көтелә.

Шулай ук, 29-30 октябрь көннәрендә Казанда узачак Бөтенроссия төбәк тарихын өйрәнүчеләр җыены, аның көн тәртибе турында фикер алыштылар. Әлеге чараны Бөтендөнья татар конгрессы, Тарих институты, Россия ислам институты белән берлектә әзерләячәкләр. Җыенда Россиянең 41 төбәгеннән 150 белгеч катнашыр дип көтелә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*