tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Болгардагы дини уку йорты нинди булачак?
Болгардагы дини уку йорты нинди булачак?

Болгардагы дини уку йорты нинди булачак?

17 сентябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты бинасында Дини оешмаларның эшчәнлеген координацияләү Советының чираттагы утырышы узды.

Утырышны Совет рәисе РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин алып барды. Җыелыш эшенә Совет рәисе урынбасары, БТК БК бюро әгъзасы Эдуард Ганиев, РФ мөселманнары диния нәзарәтенең департамент җитәкчесе Шамил Кашаф (Россия мөфтилзр Шурасы вәкиле буларак), Ислам динен кабул итүнең 1000 еллыгы исемендәге Казан югары мөселман мәдрәсәсе директоры Ильяс хәзрәт Җиһаншин, Әлбир хәзрәт Крганов вәкиле Марат Сәлахов, Татарстан мөфтие урынбасары Рөстәм Хәйруллин, Самар өлкәсе мөфтие Талип Яруллин, Саратовтагы “Шәйх Сәед” мәдәрәсәсе директоры Рәстәм хәзрәт Кузяхметов, БТК БК рәисе урынбасары Марс Тукаев катнаштылар. Бинаны биләүче оешма вәкиле буларак утырышка БТК башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Данис Шакиров та утырышка керде.

Сүз беренче чиратта Болгарда ачылачак дини уку йорты язмышы турында барды. Совет әгъзалары уку-укыту, юридик, милек мөнәсәбәтләренә кагылышлы проблемалар турында фикер алыштылар. Татарстан мөфтияте, Россия мөфтиләр Шурасы һәм Үзәкләштерелгән диния нәзарәте оештыручы булып торачак уку йортының төп документларын әзерләү бара. Бер әйберне төгәл әйтеп була – Болгарда дини югары белемне күтәрү уку йорты булачак.

Булачак уку йортына беренче шәрех булып 8 октябрьдә эшли башлаячак 6 айлык курслар булачак. Анда Татарстаннан, Россия төбәкләреннән 20 ләп имам килеп укыячак. Курсларның мөдире дә билгеле – Дамир Нәфыйков булачак. Коръән уку серләрен Иорданиядә танылган Ислам галиме өйрәтәчәк.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*