tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарча бәхәсләр бәйгесе киеренке барды

Татарча бәхәсләр бәйгесе киеренке барды

“Сәләт”оешмасында “Безнең фикер!” татар телендәге беренче дебатлар турниры узды. Анда мәктәп укучылары, студентлар халык алдында чыгыш ясау күнекмәләрен алды.

Чара «Дебатлар республикасы» Татарстан белем бирү-дискуссия үзәге, “Сәләт” клубы, Татарстанның Мәгариф һәм фән, Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыклары ярдәме белән оештырылды.«Дебатлар республикасы» Татарстанның дебатлар клубларын берләштерә. Анда катнашучыларга ораторлык осталыгы буенча белем бирү, тәнкыйди фикерләү һәм халык алдында чыгыш ясау күнекмәләренә өйрәтү каралган.

– Моны оештыру идеясе күптәннән түды. Катнашучыларны сайлап алыр өчен мәктәпләргә хатлар яздык. Казаннан гына түгел, Балтач, Алабуга, Буадан килгәннәр бар. Дебатта катнашып матур сөйләргә, дөрес фикерләргә өйрәнеп була. Монда килү – ул дебатларның зур бер гаиләсенә эләгү дигән сүз. Бу чараларның бер өлеше хәзер татар телендә дә булачак. Кайбер катнашучылар саф татар телендә сөйләде. Колакларга  музыка кебек булды, – диде төп оештыручы, “Дебатлар республикасы” клубы президенты Аммар Әл-Әнси. Ул, оештыру эшләре белән йөргәндә, уенчыларның яртылаш урыс сүзләрен кыстырып сөйләрләр, дип уйлаган. Тик татар турнирына җыярлык балалар бар икәнлегенә сөенгән ул. Ләкин монда проблема да бар: татар телендә күбесенә сөйләргә авыр икән.Ярышта катнашучылар җәмгыятьтәге әһәмиятле темаларга бәхәсләште. Тәмәке тартуны җәмәгать урыннарында рөхсәт итәргәме, купшылыкка салым салдырыргамы, массакүләм мәдәнияттә җәбер-золымны тыяргамы кебек мәсьәлә хакында фикер алышты. Бәхәсләр бик кызу барды. Алар бер теманы төрле яктан күзаллады.

Финал уеннары кичә “Сәләт” йортында узды. Анда “Тиеннәр”, “Идея”, “Хакыйкать” һәм “Тәҗрибә туплаучылар” командалары чыкты. Монда Татарстан Министрлар кабинетының социаль үсеш идарәсе җитәкчесе һәм урынбасары Алмаз Хәбибуллин, җәмәгать эшлеклесе, журналист Римзил Вәлиев тә килгән иде.- Бу татарча дебатларның беренче башлангычы, дип уйлыйбыз. Моны Интернет аша массакүләм халыкка таратсак, киләчәктә республиканың иң көчле татар дебатчыларын җыеп булачак дигән фикернең башы бу, – диде Алмаз Хәбибуллин.

Финалда бердәм дәүләт имтиханнары кирәклеге турында бәхәсләштеләр. Кемгәдер дәүләт сынауларын яклап, кемгәдер каршы чыгарга кирәк булды. Катнашучылар БДИ аркасында укучыларның стресс кичерүе, сөйләм теленең юкка чыгуы, имтиханнарны туган телдә биреп булмау, шул ук вакытта вузга керү мөмкинлегенең артуы турында фикер алышты. Нәтиҗәдә, “Тәҗрибә туплаучылар” командасы җиңде. Зәйнәп Шаһвәлиева “Иң оста спикер” исеменә лаек булды.

Казанның 149 лиценнан килгән Миләүшә Шәрәпова, финалга чыкмаса да, катнашуына үкенми. “Җиңәр өчен команданың көчлерәк булуы кирәк. Практик яктан ниндидер тәҗрибә булса, күпкә яхшырак чыгыш ясый алыр идек”, – диде ул.

Дебатларда җиңгән “Тәҗрибә туплаучылар” командасыннан Гөлназ Гусамова белән Инсаф Вәлиуллин:

– Институтыбызда “Дебатлар академиясе”ндә татарча дебатлар барлыкка килде. Танышларым “Сез җиңәсез!” дип көч биреп торды. Ләкин үзебез бик ышанып бетмәгән идек. Уеннарда үзебезгә капма-каршы булган теманы яклап та чыгыш ясарга туры килде.

Оештыручылар дебатларны бер көнлек чара, дип кенә кабул итми. Ел саен уза торган матур традициягә әверелер, дип уйлый. Чараның татар телендә узуы аеруча куанычлы иде. “Сәләт”нең барлык проектлары, җәйге аланнары  бары тик татар телендә барса, бу күпкә нәтиҗәлерәк булыр, туган телендә сөйләшүче балалар санын арттыруга китерер иде.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*