tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган
Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган

Чаллыда «Җәмигъ» мәчете төзелешенә 25 миллион сумнан артык акча җыелган

«Җәмигъ» мәчетен төзи башлауга 28 ел үткәч, җәмәгатьчелекнең актив ярдәме белән төзелеш тулы көченә бара.

Бүген төзелеш мәйданчыгында дини комплексның диварлары күтәрелә. Бу елга планлаштырылган эш күләме үтәлгән, түбәне ябасы һәм гөмбәз урнаштырасы гына калган.

Быелдан башлап, Җәмигъ мәчете төзелешенә ярдәм итү фонды сайтында онлайн-режимда теләге булган һәркем төзелешнең ничек баруын күзәтә ала.

Коронавируска кадәр беренчел исәпләүләр буенча, 2020 елга билгеләнгән эшләр бәясе 244 миллион сум тәшкил иткән. 25 миллион сумнан артык акча җыя алганнар. Моннан тыш, төзелеш материаллары һәм эш белән ярдәм иткәннәр.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*