tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә
Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә

Зәй укытучысы Бөтенроссия бәйгесендә җиңүчеләр рәтендә

6 октябрьдә «Иң яхшы география укытучысы» Бөтенроссия конкурсына нәтиҗә ясалып, финалга чыккан биш конкурсант билгеләнде. Бишлеккә кергән иң көчле укытучылар арасында Татарстан данын яклаган Зәйнең 4нче мәктәбе география укытучысы Светлана Хәбибрахманова да бар. Светлана Җәүдәтовна моңа кадәр республика бәйгесендә җиңеп, Россиякүләм конкурска узган иде.

Хәзер Светлана Хәбибрахмановага Түбән Новгородта узачак бәйгедә «Иң яхшы география укытучысы» исеме өчен көрәшергә туры киләчәк.

Хәзер финалга чыгучыларга конкурсның соңгы сынавын узарга туры киләчәк. Алар 21 октябрьдә Түбән Новгород шәһәрендә «Министр белән сөйләшү» бәйгесендә үзләрен сынап, «Иң яхшы география укытучысы» исеме өчен көрәшәчәк.

Клара Ермолаева

zainsk-rt.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*