tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанның Озын Куак авылының шәхси газетасы бар
Чувашстанның Озын Куак авылының шәхси газетасы бар

Чувашстанның Озын Куак авылының шәхси газетасы бар

Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылында “Авылым таңнары” дигән шәхси газета чыга. Анда авыл хәбәрләре урын ала.

“Барысы да шушы газетада, шуңа күрә гайбәткә урын калмый”, – ди газетаның учредителе Рәшит Сәнҗәпов.

Газетаның тиражы – 300 данә. Искәртеп үтик, Озын Куак авылында 1000 кеше яши, 300 йорт бар. Димәк, авыл газетасы һәр йортка килә дигән сүз.

Әйтик, “Авылым таңнары”ның Яңа ел санында бәйрәмгә багышланган шигырьләр, 80 яшьлек юбилеен каршылаган Зәйтүнә Садретдинова язмышын яктырткан язма, урта мәктәпнең ремонтына бәя һәм фотолар, Чувашстанда игълан ителгән “Ата-ана елы” йомгаклары, белдерүләр урын алган.

“Авылым хәбәрләре” газетасын оештыручы Рәшит Сәнҗәпов Татарстанда нәшер ителә торган басмалар белән дә тыгыз бәйләнештә. Ул авылдашларына Бөтендөнья татар конгрессының “Халкым минем” газетасына подписка бүләк итте. Яңа елдан Озын Куакка 100 данә федераль басма киләчәк.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*