tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылында 91 эшмәкәр бар
Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылында 91 эшмәкәр бар

Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылында 91 эшмәкәр бар

Чувашстанның Батыр районы Озын Куак авылындагы “Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгының ит эшкәртү цехында продукция ясауда бары тик хәләл ит кенә кулланыла. Шуңа күрә биредә хезмәт куючыларның барысы да мөселман.

“Чуваш кардәшләребез булса да, хәләл ит эшкәртү цехына аларны алмыйбыз. Биредә чиста-пөхтә, тәҗрибәле татар ханымнары эшли. Аларның күпчелеге үзебезнең Озын Куак авылыннан, Шыгырданнан йөреп эшләүчеләр дә бар, – диде крестьян-фермер хуҗалыгы җитәкчесе Рәшит Сәнҗәпов.

Ит эшкәртү цехы бер сменага 3 тонна әзер ит продукциясе җитештерә. Аны күрше-тирә районнарга, Мәскәү, Түбән Новгород, Чабаксар, Ульян өлкәсе, Казанга сату оештырылган.

“Татар-информ” хәбәрчесе цех белән танышканда, 11 хезмәткәр ярымфабрикатлар әзерләү белән шөгыльләнә иде. Кемдер пилмән бөгә, мантый, кәтлит ясый, тутырма тутыра.

– Яңа елга заказлар күп булды, хәтта икешәр смена эшләдек. Пилмән, мантый, ысланган казга ихтыяҗ зур, – ди Фәридә Шәкүрова.

Сәнҗәпов крестьян-фермер хуҗалыгында (ферма, мал чалу пункты, ит эшкәртү цехы) 35 кеше эшли. Әйтергә кирәк, Озын Куак авылында 300 хуҗалыкта 1000 кеше яши. Авылда урта мәктәп, ике мәчет, ике мәхәллә, башка иҗтимагый органнар эшләп килә. “Татар-информ” хәбәрчесенә билгеле булганча, авылда 91 эшмәкәр бар.

Рәшит Сәнҗәпов иганәчелек белән шөгыльләнергә дә вакыт таба. Аның авыл эченә 9,5 чакрым юл салдыру, күлләр, җәйге бассейн ясатуы, мәктәпкә капиталь ремонт ясауда финанс ярдәме күрсәтүе билгеле. Ул, бүген авылдашларын яңа ачылган клуб белән котлап, мәдәният йортына матди ярдәм күрсәтте.

Эшмәкәрнең үзен дә авылдашлары онытмый. Бүген аңа яңа ачылган клуб сәхнәсендә “Озын Куак авылының почетлы гражданины” дигән күкрәк тамгасы бирелде. Сүз уңаеннан, бу исемгә тагын шушы авылдан чыккан академик Лев Кураков һәм армспорт буенча ике тапкыр дөнья чемпионы Эльмира Алеева лаек булды.

Искәртеп үтик, бүген Чувашстанның Озын Куак авылында 525 квадрат метрлы мәдәният йорты ачылды. Ул өч ай эчендә сафка бастырылган.

“Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*