tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды
Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды

Инде хәбәр ителгәнчә, узган атнада 17-18 октябрьдә, Башкортостан Республикасының Дүртөйле шәһәрендә «Туган тел» татар җыры яшь башкаручыларның республика конкурсы узды.

Ике елга бер оештырыла торган әлеге чара бу елны унынчы тапкыр үтте. Елдан–ел чараның географиясе һәм катнашучылар саны гына түгел, ә нәкъ менә халыкчанлыгы арта бара. Әйтик бу ике көндә конкурсның йомгаклау өлешендә катнашкан 160 җырчы Башкортостан, Татарстан, Омск, Оренбург, Чиләбе өлкәләреннән генә түгел, ә Казахстан Республикаксыннан да килгәннәр иде. 1995 елдан үзенең башлангычын алган бу чараны үткәрүне башлап йөрүче Башкортостан татарлары конгрессы Башкарма комитетының мәдәният комиссиясе җитәкчесе, Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостандагы вәкиле, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, күренекле композитор Олег Локманов билгеләвенчә “конкурс үзенең исеменә һәм җисеменә туры кала бирә, туган телгә ихтирамны моң аша яшьләргә җиткерү мөһим”.

Чараның төп оештыручылары булып Башкортостан Республикаксының мәдәният министрлыгы, Дүртөйле районы хакимияте һәм район халык иҗаты үзәге, Башкортостан татарлары конгрессы Башкарма комитеты торды. Киләсе конкурс 2015 елда шулай ук Дүртөйле шәһәрендә узачак

2013 ел “Туган тел” конкурсының лауреаты исеменә Уфа шәһәреннән З.Исмагилов исемендәге Башкортостан сәнгать академиясе студенты Рәдиф Зарипов лаек булды, дип сөйләде Дүртөйледә булып кайткан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисенең беренче урынбасары Ренат Вәлиуллин.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*