tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Әдәби марафонда катнашучылар төзегән популярлык рейтингы басылып чыкты
Әдәби марафонда катнашучылар төзегән популярлык рейтингы басылып чыкты

Әдәби марафонда катнашучылар төзегән популярлык рейтингы басылып чыкты

Әдәби марафонда катнашучыларның күпчелеге финал тантанасында Роберт Миңнуллинны күрергә тели. «Әдәби марафон» онлайн-проектын оештыручы Татнетны үстерү фонды бастырып чыгарган исемлектә ул беренче урында.

«Сезнең игътибарга X #әдәбимарафон проектында катнашкан 1082 китап укучының фикерен тәкъдим итәбез. 21 февраль көнне үткәреләчәк #әдәбимарафон проекты финалистларын бүләкләү тантанасында марафончылар нәкъ менә әлеге шәхесләрне күрергә теләк белдерде», – дип яза оештыручылар.

1082 кеше арасыннан Роберт Миңнуллинны тантанада күрергә теләк белдереп 401 кеше, Зифа Кадыйрованы – 183, ә Рабит Батулланы күрергә теләп 141 кеше анкета тутырган.

Марафончылар тантанада күрергә теләгән шәхесләр саны барлыгы 205 кеше булган. Татнетны үстерү фонды төзегән әлеге исемлеккә бу юлы 49 шәхес кергән. Исемлекнең беренче унлыгында алда саналган шәхесләрдән тыш, Гөлсинә Галимуллина, Айгөл Әхмәтгалиева, Данил Салихов, Нәбирә Гыйматдинова, Разил Вəлиев, Ләбиб Лерон һәм Марат Кәбиров бар.

«Әлеге саннар язучының яхшы язамы-юкмы икәнен әйтми. Бу рейтинг, беренче чиратта, язучыларның китап укучылар белән никадәр якын булуын күрсәтә», – дип яза рейтингны төзүчеләр.

Рейтингта тагын да югарырак позициягә күтәрелү өчен язучыга китап укучыга якынаерга, үз сайтларын һәм социаль челтәрләрдә шәхси аккаунтларын булдырырга, социаль челтәрләрдә активлыкны арттырырга, күбрәк очрашулар үткәрергә киңәш ителә.

tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*