tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Дуслык»ның дуслары
«Дуслык»ның дуслары

«Дуслык»ның дуслары

Киров өлкәсендә чыгучы «Дуслык» газетабызга быел инде 30 ел булды. Шул вакыт
эчендә күпме үрнәк гаиләләр, гыйбрәт алыр-лык кеше язмышлары, төрле
темаларны чагылдырган мәкаләләр дөнья күрде. Яхшылык, матурлык, гү- зәллек белән очрашу кеше күңелен яктыртып, йөрәккә җан җылысы өсти. Мин яхшы кешеләр белән очрашсам, аларга шулкадәр сокланам, матурлыклары, яхшылыклары турында башкаларга да сөйлисем, соклануымны уртаклашасым килә.

Шундый кешеләрнең берсе Мөнир ага Әһлиев булса, икенчесе – Эдуард абый Исламов. Алар “Дуслык” газетасы чыга башлау белән штаттан тыш хәбәрчеләребез булдылар. Инде хәзер үзләре дә олыгая баралар, ләкин шулай булуга карамастан, кайчан мөрәҗәгать итсәң дә, бер вакытны да кире какмыйлар. Илебез халкы күңелендә тирән эз калдырган аяныч сугыш еллары, халык арасындагы булган проблемалар, гаилә һәм кеше язмышлары хәбәрчеләребез иҗатында урын алдылар. Газетабызның
бүгенге көнгә кадәр чыгып килүендә аларның да өлешләре бик зур. Алга
таба да “Дуслык”ның дуслары булып калырлар дип ышанам.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА.

“Дуслык” газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*