enrutat
Баш бит / Әгъзам Фәйзрахманов: Милли мохитне кем булдырыр?
Әгъзам Фәйзрахманов: Милли мохитне кем булдырыр?

Әгъзам Фәйзрахманов: Милли мохитне кем булдырыр?

Бу сораулар соңгы вакытларда төрле чыгышларда, матбугат битләрендә дә еш яңгырый. Галимнәрнең белдерүенчә, татар кешесе, үзе үскән һәм яшәгән мохите милли булса гына, чын мәгънәсендә үз милләтенең вәкиле булып формалаша һәм яши ала. Аның милли йөзен милли мохит билгели.

Бөек мәгърифәтчеләр “Кеше – үзе яшәгән тирәлекнең җимеше”, дигән канатлы гыйбарәне әйтеп калдырган. Күренекле мәгърифәтчебез Каюм Насыйри да кеше тәрбияләүдә ул яшәгән мохитнең хәлиткеч роль уйнавын күз алдында тотып фикер йөртте. Бүген дә без милли мохитебез татар баласын чын мәгънәсендә милләтпәрвәр итеп формалаштырырга теләсәк, бу хакта ныклап кайгыртырга тиешбез. Адәм баласы яши, үсә, формалаша торган мохитнең иң беренче һәм иң мөһим катламы – гаилә. Гаиләдә баланың аңына беренче әхлакый төшенчәләр иңә, аның дөньяга карашы формалаша башлый. Ул яхшыны яманнан аерырга өйрәнә, шунда аның күңеленә изгелек орлыклары чәчелә. Гаиләдә шәхеснең рухи йөзе формалаша, шунда формалашкан төшенчәләр аның гомерлек юлдашына әйләнә. Туганлык, кардәшлек, милләт идеяләре дә  кеше аңына гаиләдә салына. Әмма, кызганыч, хәзерге татар гаиләсе баланың аңына милләт идеясен, аңа бирелгәнлек рухын иңдерүдән шактый ерак тора.

Югыйсә, элек-электән татар гаиләсе милли һәм дини нигездә формалашып яшәгән. Анда балаларны да дини һәм милли рухта тәрбияләгәннәр, ә соңгы 80-90 елдагы интернациональләштерү процессы татар гаиләләрендәге милли һәм дини рухны җимерде. Күпчелек гаиләләр миллилеген югалтты. Татар егетләре һәм кызлары бик җиңел генә рус-марҗа белән гаилә кора, татар өчен ят күренеш булган эчүчелек күренеше киң таралды, бер-береңә хыянәт итү, урлашу күренешләре тамыр җәйде. Шул рәвешле үз милләтеннән, аның әхлакый нигезләреннән баш тарту гадәти күренешкә әйләнде.

Шуңа күрә татар гаиләсен милли нигезләренә кайтару киң җәмәгатьчелекнең кичектергесез бурычы булып тора. Гаиләдәге әхлакый мохит, андагы уй-фикерләр милли  рух белән өретелгән булса,  мондый гаиләләрдә үскән балаларга милләтне аңлау һәм аңа бирелгәнлек хас булыр. Элек балаларга әби-бабайлар зур йогынты ясаган. Хәзерге балалар үсә төшкәч, әти-әниләреннән аерым яшәүне кулайрак күрә. Әби-бабайлар да оныклары белән кунакка баргач кына очрашалар.

Гаилә тәрбиясенең үзәгендә  ана тора. Үткән гасырның башында ук Тукайлар, Әмирханнар татар балаларының мәгърифәтле анадан тууы, аның куенында үсүе, тәрбияләнүе турында хыялланган. Бүгенге әхлакый баткаклык, халкыбыз яшәешенең милли нигезләре таркалуы шартларында без Тукайлар, Әмирханнар күтәргән мәгърифәтле ана төшенчәсен иманлы ана төшенчәсе белән тулыландырырга тиешбез.

“Хәзер безнең кызларыбыз тормыш бусагасын фәннең нигезләрен күпмедер күләмдә үзләштереп атлый. Әмма алар замана балалары һәм заманыбызга хас әхлакый югалтуларга да дучар ителгән. Шуңа күрә гаиләдә кыз балаларны халкыбызга хас әхлакый сафлык, камиллек, түземлелек, сабырлык, мәрхәмәт, шәфкать һәм олы мәхәббәт принциплары нигезендә тәрбияли, аларның аңына иман нуры, ислам нуры иңдерә алсак, әлбәттә, милләт улларын һәм кызларын тәрбияләүдә мөһим эш эшләгән булыр идек”, — дип язды күренекле галим, фәлсәфә фәннәре докторы, профессор Яхъя Абдуллин. Сүз уңаеннан шунысын да әйтик, Я.Абдуллин — милләтебезнең тарихы, киләчәге турында борчылып бик күп фәнни хезмәтләр язган галим.

Совет хакимияте чорында хатын-кызны җитештерү тармагына тарту сәясәте үткәрелде. Мондый сәясәт хатын-кыз азатлыгы идеясенә нигезләнеп тормышка ашырылды. Коммунистик идео­логия максатына иреште дә. Хатын-кыз җитештерү тармагына башы-аягы белән чумды, шуның белән бергә ул актив җәмәгать эшлеклесенә дә әйләнде. Әмма хатын-кызның азатлыгы гаилә бәйләнешләрен йомшарту белән параллель рәвештә үсте. Элек гаиләнең эчке тормышы хатын-кыз кулында иде. Ә ирләр гаиләне матди яктан тәэмин итте. Ирләр эшләде, мал тапты. Шул ук вакытта балалар өчен дә әти кеше әхлакый абруй булып торды. Хәзерге ирләр бу бурычлардан азат. Ирләрнең бер өлеше эшләми, салып йөри. Эшләгәннәре дә өйдә хатыннарына булышмый. Хатын-кыз исә җитештерү тармагында ирләр белән бер сафта эшләп, өенә кайтышлый кибетләргә кереп ашамлыклар җыя, балалар бакчасыннан баласын да алып чыга. Ике кулында ике сумка белән баласын җитәкләп өенә кайта. Анда аш-су әзерләргә кирәк. Гаиләне мондый “эмансипация”дән коткарырга, анда нормаль эш бүленеше, ир белән хатын арасында уңай мөнәсәбәтләр урнаштырырга кирәк. Шул чакта гына татар гаиләсе милли рухта тәрбияләнгән яңа буын үстерүдә үзенең изге бурычын үти алачак.

Галимнәр раславынча, кеше формалаша торган мохитнең икенче мөһим катламы – уку-укыту системасы. Ул үз эченә балалар бакчаларын, гомуми белем мәктәпләрен, махсус урта, югары уку йортларын ала. Кеше аларда шәхес булып  формалашу процессы үтә, фән һәм мәдәният нигезләрен үзләштерә, гаиләдә алынган башлангыч әхлакый тәрбия шунда дәвам иттерелә. Мәктәп эшчәнлеге милли рух белән сугарылган булса, аның диварларыннан миллилек аңкып торса, ул миллилек тәрбияләүдә хәлиткеч роль уйный ала.

Кызганыч, балалар бакчаларында сабыйларыбызның зур күпчелеге үз мохитебездә үзебезчә милли рухта тәрбияләүдән әлегә ерак торабыз. Балалар рус  мохите хакимлеге шартларында үсә, рус тәрбиясе ала. Мәктәпләр белән дә шуннан ерак китә алганыбыз юк. Бердәм дәүләт имтиханы рус телендә бирелгәнлектән, татар теле укыту программаларыннан кысрыклап чыгарылды. Татар теле дәресләренә теләгән укучылар гына йөри.

Рус-татар мәктәбе идеясе дә көтелгән нәтиҗәне бирмәде. Ул мәктәпләрдә рус мохите хакимлек итте, һәм балалар шуның тәэсирен татып үсте. Озак еллар буе шушындый катнаш мәктәпләрдә укытучы – тәрбияче булып эшләгән мөгаллим Мәсгут Юнысов алар эшчәнлегенең ачы нәтиҗәләре турында болай дип язды: “Мәктәбебез катнаш мәктәп иде. Укыту-тәрбия эшләре башлыча рус телендә алып барылды. Мондый типтагы мәктәп­ләрдә татар баласының рухы гарипләнүенең җанлы шаһиты булдым”.

Югары уку йортларында хәл тагын да мөшкелрәк. Россия белән шартнамә төзегәндә уку йортлары аның карамагында калдырылды. Мәскәү төзегән программалар нигезендә аларда шунда тәгаенләнгән фәннәр укытыла. Ә алар рус рухы белән сугарылган. Югары уку йортының көндәлек тормышында шул ук атмосфера.

Милли университет ачу турында сүз күптәннән бара. Әмма ул һаман юк.  Әгәр татар милләте хәзерге дөнья цивилизациясе югарылыгында атлый алсын дисәк, күп профильле милли университет кирәк. Шунсыз татар мәдәнияте, шул исәптән аның теле дә хәзерге дөнья мәдәнияте дәрәҗәсендә үсә алмаячак.

Милли мохитнең зур әһәмияткә ия булган тагын бер катламы – мәгълүмат кыры. Ул барлык информация чараларын, беренче чиратта газета-журналларны һәм радио-телевидениене үз эченә ала. Алар кешенең аңы формалашуга көчле йогынты ясый. Газеталарда милләтне кайгыртып язган мәкаләләр шактый еш күренә. Әмма әле күп кенә мәкаләләр миллилектән ерак тора. Мондый хәлне аңларга да була. Дистәләрчә еллар буе алар интернационализм идеологиясе калпагы астында яшәде. Бу идеология аларда нык­лы тамыр җәйде.

Радио-телевидениедә эш тагын да мөшкелрәк. Тәүлек буе Мәскәүнең берничә каналы сөйләп һәм күрсәтеп тора. Мәскәү милли республикалар ихтыяҗларына багышланган тапшыруларны бөтенләй оештырмый. Аларның барысы да федераль үзәкне, рус милләтен мактауга  корылган. Казан радио-телевидение тапшыруларында да милли проблемалар сирәк күтәрелә. Тапшыруларның күпчелеге интернационализм рухы белән сугарылган.

Милли хәрәкәт көчәеп киткән чорда телевизор экраннарында ара-тирә аның вәкилләре дә күренгәли иде. Хәзер алар телевидениегә якын да китерелми. Бик сирәк кенә экранда милләт позициясендә торган депутатларыбыз күренгәләп ала.  Ләкин бары берничә генә

Академик Индус Таһиров язганча, революциягә кадәр татарлар Россия шәһәрләрендә, авыл җирләрендә үз тормышлары белән, үз дөньяларында яшәгән. Аларның бистәләре һәм авыллары кечкенә генә татар дөньясын тәшкил иткән. Аларда татарча сөйләшкән, татарча укыган, татар моңнары һәр йорттан ишетелеп торган, мәчет манараларыннан азан авазлары яңгыраган. Зур-зур шәһәрләрнең бистәләрендә яшәгән татарлар үзара аралашып, үзләрен мөселман дөньясының бер өлешедәй тоеп, үзенә бер татар дөньясы булып яшәгән.

Революциядән соңгы иҗтимагый-сәяси үзгәреш­ләр бу мохитне челпәрәмә китерде. Шәһәрләрдәге татар бистәләре юкка чыкты. Күп катлы йортларда татарлар хәзер башка милләт вәкилләре, беренче чиратта руслар белән аралашып яши. Фатирлар биргәндә милли һәм дини үзенчәлекләр искә алынмый. Шулай итеп, татарларның торган җирләрендә милли мохит юкка чыкты. Алар эшләгән предприятие­ләрдә рус теле өстенлек итә. Ике дәүләт теле турында закон кабул ителсә дә, ул үтәлми. Хәтта Дәүләт Советы сессия­ләре дә рус телендә алып барыла. Сессияләрдә гадәттә  бер-ике депутат кына татарча чыгыш ясый. Троллейбус, автобусларда да рус телендәге игъланнар каршылый. Армия хезмәтенә алынган татар баласы тулысынча рус мохитенә чума, хәтта хезмәттәшләре белән бергә православие руханилары вәгазьләрен тыңларга мәҗбүр ителә. Шулай итеп, хәзер җәмгыя­ви тормышта татарның үз мохите юк, ул рус идеясе белән сугарылган мохиттә яшәргә мәҗбүр. Егерме ел элек профессор Яхъя Абдуллин да нәкъ менә шушы фикерне әйткән иде. Егерме ел дәвамында уңай якка бернинди үзгәреш сизелмәде.

Миллилек безнең яшәешебездә өзгәләнгән аерым элементлар һәм төсмерләр рәвешендә генә саклана. Тулаем алганда мохитебез интернационализм рухы белән сугарылган һәм рус мохите калпагы астында калган. Димәк, мохитебезне сафландыру, яшәешебезне милли буразналарга салу зарур. Зыялыларыбыз бу процессның алгы сафында барырга тиеш. Моңа милли хәрәкәт тә, идарәче даирәләр дә үзләренең өлешен кертә ала. Әмма дәүләт учреждениеләрендә,   завод-фабрикаларда әлегәчә татар теле эшләми.

Милли мохитнең ныклыгы җөмһүриятебездә милли катламның никадәр калын булуына да бәйләнгән. Бу катламны көчәйтүнең бер чарасы – чит төбәкләрдән кайтучы милләттәшләребезгә капкаларны киң итеп ачып кую. Казахстан тәҗрибәсен куллану да файдалы булыр. Казахстанда ватаннарына кайтырга теләүче казахлар өчен махсус ташламалар булдырылган, бу процессны эзлекле рәвештә алып бару юнәлешендә программа да төзелгән, кайтучыларга фатир бирү каралган. Безгә дә рус мохитендә сибелгән милләттәшләребезне җыяр­га, бергә тупларга кирәк. Әлбәттә, бу эшне оештыручы республика җитәкчеләре булырга тиеш.

madanizhomga.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*