tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага кабер ташы куйдылар
Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага кабер ташы куйдылар

Казандагы Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага кабер ташы куйдылар

Гомер аккан сулар кебек, сизелми дә уза. Татар халкының күренекле, кабатланмас җырчысы Әлфия Авзалованың арабыздан китүенә дә инде ике ел. Хәзер зал тутырып үзе тамашачысын җыя алмаса да, аңа багышланган әле бер,әле икенче чара ярдәмендә, халыкны очраштырып тора ул. Менә бүген дә, җомга көн иртәсендә,  татар җәмәгатьчелеге кабат бергә җыелды. Кабат төп сәбәпче – Әлфия Авзалова.

Башкаланың Яңа Татар бистәсе зиратында Әлфия Авзаловага кабер ташы куйдылар, дога укылды. Бу гади кабер ташы гына түгел, әлбәттә. Әлфия Авзалова үзе васыять иткәнчә, кабере өстендә таш сыны тора. Кулына микрофон тоткан, яраткан күлмәгеннән һәм сәхнәдә. Авторы – яшь сынчы Фәнил Вәлиуллин.

“Ул һәрвакыт мин сәхнәдә үләм дип әйтә иде. Тамашачы аның өчен иң кадерлесе иде,”- дип искә ала җырчы белән гомере буе гастрольләрдә йөргән Сания һәм Кәрим Габидуллиннар.

Кабер ташын кую уңаеннан оештырылган чарага, җырчыны хөрмәт иткән, юксынган гади халык, хезмәттәшләре, дуслары, якыннары, балалары, оныклары – барысы да  җыелган иде. Әлфия Авзалова каберенә алар чәчәкләр салды. Чыгышлар да, тәкъдимнәр дә күп булды.

Язучы Рабит Батулла 60 ел сәхнәдә булган Әлфия Авзалова Гиннесслар китабына кертелергә тиеш, дип белдерде. Илһам ага Шакиров исеме дә бу китапта булырга тиеш, дип өстәде. Татарстанның халык артистлары Хәмдүнә Тимергалиева, Фердинанд Сәлахов Әлфия апа сыны каршында тагын бер кат баш иеп, рәхмәтләрен җиткерделәр.

Чарага җырчының якташлары да килгән иде. Алар Актаныш районында Әлфия Авзаловага  һәйкәл куелачагын әйтте. Музей ачу буенча да эшләр алып барыла, диделәр.

Әлфия Авзалованың кызы Зөлфия Нигъмәтҗанова кабер ташын эшләүдә һәм куюда зур ярдәм күрсәткән Республика җитәкчелегенә, мәдәният министрлыгына рәхмәтен белдерде.

Белешмә өчен: 

РСФСРның атказанган, ТАССРның халык артисты, Г. Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты Әлфия Авзалова 2017 нче елның 15 нче июнендә вафат булды. Ул Казанның Яңа Татар бистәсе зиратында җирләнгән.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*