tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак
«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

«Әкият» курчак театры Бакуда һәм Төркиядә уздырыла торган фестивальләрдә катнашачак

Ноябрь уртасында «Әкият» курчак театрының татар труппасы артистлары II Баку Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак, ул Әзербәйҗан башкаласында узачак. Быел театр Г.Тукай әкияте буенча куелган «Кәҗә белән Сарык» спектаклен күрсәтәчәк. 9-16 ноябрьдә үтәчәк бу фестивальдә Әзербәйҗан, Италия, Бөекбритания, Венгрия, Хорватия, Төркия, Швейцария, Япония, Грузия, Татарстан театр коллективлары катнаша.

11 – 16 ноябрьдә рус төркеме артистлары «Бурса-Карагёз» XV Халыкара курчак театрлары фестивалендә катнашачак. Ул Төркиянең Бурса шәһәрендә узачак. Тамашачылар хозурына Г.Хәеровның татар халык әкиятләре нигезендә иҗат ителгән «Өч кыз» спектакле тәкъдим ителә.

Татарстан Республикасы
Мәдәният министрлыгының
Матбугат хезмәте

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*