tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Халкым минем” тапшыруының Төркиягә сәфәре дәвам итә
“Халкым минем” тапшыруының Төркиягә сәфәре дәвам итә

“Халкым минем” тапшыруының Төркиягә сәфәре дәвам итә

Инде хәбәр иткәнебезчә, «Халкым минем» тапшыруында  Бөтендөнья татар конгрессының иҗат төркеме Төркиядә яшәүче милләттәшләребезнең яшәешен, көнкүрешен  яктыртырга дип иҗади сәфәргы чыкты.

Беренче көнне  төркем Истанбулдагы борынгы мәчетләрнең берсе «Зәңгәр мәчет»тә булганнан соң, Төркиянең башкаласы Әнкара шәһәренә юл тотты.

Бу шәһәрдә иң беренче Тукай урамына килеп, татар халкының сөекле шагыйре Габдулла Тукайның һәйкәле янында булдылар. Кичен «Казан татарлары мәдәни һәм ярдәмләшү» үзәгендә булып милләттәшләребез белән очраштылар. Оешманың җитәкчесе Әнвәр Мөзәффәр, Гали Акышның сеңлесе Сәйдә Акыш һәм Казаннан килеп Анкарада белем эстәүче татар яшьләре белән күрештеләр.

Әнкара шәһәренә сәфәрдә Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетының иҗат төркемен Татарстан Республикасының Төркиядәге вәкаләтле вәкиле урынбасары Айрат Гатауллин озатып йөрде.

Икенче көнне төркем Конья провинциясенең себер татарлары егерменче гасыр башында нигез салган Бөгрүдәлик авылына юл тотты.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*