enrutat
Баш бит / Әстерхан татарларының милли ашлары
Әстерхан татарларының милли  ашлары

Әстерхан татарларының милли ашлары

Татар халкы, төрле тарихи сәбәпләр аркасында, шактый ерак араларга сибелеп утырган, халыкның формалашу тарихы катлаулы. Шул катлаулылык телдә һәм гореф – гадәтләрдә, йолаларда чагылыш таба. Халыкның теле, аның җирле үзенчәлекләре сакланган төбәкләрдә гореф – гадәтләрнең, милли азыклар пешерүнең дә борынгы үрнәкләре сакланган. Авыл – шәһәрнең анасы, диләр.Әйе, авылларда сакланып калган йолалар, җирле сөйләшләр, милли азыклар — тормыш чынбарлыгы.

Әстерхан татарларының милли азыкларының берсе пылау. Иң тәмле, авызда эри торган пылау тик Киләче авылында пешерәләр дисәм, ялгышмам, чөнки күрше – тирә авыллар да Киләче пылаучыларыннан пешертәләр. Гасырлар буе буыннан буынга пылау пешерү серләре күчеп, сакланып калган. Киләче татарлары Корьән укыла торган табынга турамша яисә пылау пешерәләр. Пылау – күп төрки халыкларның яраткан азыгы. Киләчеләрнеке башка милләтләр пешерә торган пылаудан ул күпкә аерыла.

Авылда оста пылаучылар бар. Шуларның берсе -Ажмөхәммәтова Роза Мирзаһит кызы. Ул 1971 нче елда гаиләләре белән Татарстанның Буа районы Иске Шәйморза авылыннан Әстерхан өлкәсе Идел буе районы Киләче авылына күчеп киләләр. Киләче егете Илханга кияүгә чыгып төпләнеп кала. Роза апа татар хатын –кызларына хас сыйфат — аш –су пешерүгә бик оста.

“Пылау пешерү серләренә Мулляминова Гөлҗиһан апа өйрәтте. Каенанам, мәрхүмә дә оста пылаучы иде. Каенанамнан калган пылау — кипкерен (тишекле чүмеч) хәзер мин кулланам. Пылауны иртәнге сәгать дүрттә пешерә башлыйм һәм унбергә өлгертәм. Пылау пешерә торган казаным 300 кешелек. Тәмле пылау пешерү өчен дөге, сыер ите, атланмай, суган, кишер, кабак, фасоль кирәк. Каты утын (слива, тут агачы, алмагач) белән генә учак ягыла.Үлгән кешенең ашына пешергәндә алъяпкыч ябылмый, ә бәби, әби туйларына пешерсәм алдыма алъяпкыч ябам. Гөлҗиһан апа борынгылардан калган гадәт ул”, диде. Пешерү вакыты 7 сәгатькә сузыла. Киләчеләр гадәте буенча пылауны пешерүче кеше үзе салып тарата .Шушы вазифаны инде 7 ел башкарам, “- диде Роза апа.

Әйе, пылауны җиренә җиткереп пешерү өчен бик күп көч куярга кирәк икән шул: дөгесен дә дөрес итеп сайлап алырга, бүртергә, кабакның, фасольнең дә тиешле сорты гына ярый, итен дә йомшак итеп пешерергә , эрмек – эрмек пешсен өчен утынын да дөрес җыярга, учагын да белеп ягарга кирәк. Роза апа пылаучы гына түгел, ә башка милли азыкларны да бик оста пешерә. Ул мине нугай- бәлеш, чәк- чәк белән дә сыйлады. “Киленемне дә аш – су пешерү серләренә өйрәтәм, хатын – кыз өчен бик мөһим диеп уйлыйм,”- диде ул.

Гөлҗиһан апа әстерхан татарларының милли ашларын санап үтте:

Бадамгел, шәкәр – чүрәк — өйдә пешкән перәннекләр

Кабак бүрәк- кабак эчле бөккән

Казан бүрәк- казанда майда пешерелгән бөккән

Куз бүрәк – эченә әстерхан чикләвеге төше салып пешерелә торган бөкән

Катланчык – катлы бәлеш

Лаксалба- баллы бавырсак, чәк — чәк

Нугай бәлеш – ит белән дөге бәлеше

Пәхлава- баллы, чикләвекле бөккән

“Пәрәмәч белән өчпочмакны белмәгән халык юк, инде. Бәйрәм өстәлендә дә, көндәлек азык та алар. Бисмилла әйтеп, җан җылысы биреп, күтәренке күңел белән пешерергә кирәк азыкны,”- диде Гөлҗиһан апа.

Безгә Telegram'да язылыгыз.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*