tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын бәйрәм белән котлады
Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын бәйрәм белән котлады

Татарстан Президенты дәүләт хезмәте ветераннарын бәйрәм белән котлады

1 октябрь көнне Өлкәннәр көне уңаеннан Татарстан Президенты Рөстәм Миннеханов дәүләт хезмәте ветераннарын котлады. Очрашу милли мәдәни үзәктә булды.

“Мондый бәйрәмнәрдә катнашуга мин һәрвакыт шат! Безнең һәр очрашу ул башкарган эшләребезгә йомгак ясау, ветераннарыбыз башлаган эшләрне дәвам итү”– дип белдерде Р.Н. Миннеханов. Шулай ук Татарстан Президенты безнең республикада бик күп проектларның уңышлы эшләвен һәм аларның барысының да төп нигезе ветераннарның хезмәте торуын ассызыклады.

Татарстан Республикасы Президенты бәйрәм барышында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе киңәшчесе Нурия ханым Гәрәеваны 2 нче дәрәҗәдә «Ватан алдындагы казанышлары өчен” Ордены медале белән бүләкләде.

Нурия ханым Гәрәева дәүләт вәкилләренә, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитетына, шулай гаиләсенә, атаклы морзалар нәселе Бурнашевларга үзенең олы рәхмәтен белдерде.

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов  хезмәт ветераны Ләлә  Мөхәммәтшинага  рәхмәт хаты тапшырды, Шамил Дәүләтгильдеевны туган көне белән котлады.

Очрашу матур концерт программасы белән дәвам итте, дип хәбәр итә Татарстан Ресупбликасы Президенты матбугат хезмәте.

Гөлүсә Низаметдинова

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*