enrutat
Баш бит / Әти үткән юллар буйлап
Әти үткән юллар буйлап

Әти үткән юллар буйлап

Хәтер… Җирдә иге-чиге булмаган хәтер бар. Ә хәтердә мәңге җуелмаслык
вакыйгалар була. Бөек Ватан сугышының тәмамлануына да тиздән 75 ел
булачак. Күпме дистә еллар үтсә дә, ул китергән кайгы-хәсрәт, ул ясаган
яра һәм җәрәхәт күпләрнең йөрәгендә әле дә әрни. Ә ул әрнү бер буын
белән калмый, буыннан буынга күчә, сагыну-юксынулар булып, горурлык
булып күчә.

Бүгенге белән ул көн арасында күпме еллык тарих ята. Ләкин аның
кайтавазы, ачы әрнүе йөрәкләрдә уелып калган. Бер кайтмасак, бер
кайтырбыз дип китсәләр дә, күпме солдат туган туфрагын күрү бәхетенә
ирешә алмады. Алар еракта мәңгелек йокыга талдылар. Әтиләре фронтка киткәндә туарга өлгермичә калган балалар “Әти” дип бер генә булса да әйтергә тилмереп үсеп инде шул яшькә җиттеләр. Менә нәкъ шундый өлкән яшьтәге абыйларның берсе Киров өлкәсендәге Иске Йөрек авылында гомер итә. Вагыйзь Мөбарәк улы Ганиев та үз гомерендә әтисен бер тапкыр да күрмәгән, ләкин күңеле белән (үлүен белсә дә) һаман аны көтеп яшәүче кеше.

– Исән-сау булганда әттәнең каберен булса да табып, бер күрәсем килә
иде. Ничектер аның белән очрашырмын кебек тоелды, – дип ямансулап куйды
Вагыйзь абый.

– Иптәшем Мидхәт Әхмәдиев белән алдан-ала сөйләшеп, шунда юл тоттым. Ул
мине кадерле кунагы итеп каршы алды һәм үз машинасында Тверь өлкәсе
Козлово поселогына алып китте. Башта хәрби комиссариаттан белешмәләр алдык.
Зубцовский дигән шәһәргә барып җиттек. Бик матур җиргә урнашкан икән.
Янәшәдә таулар, аста Волга елгасы агып ята. Халык та бик әйбәт булып
чыкты. Шәһәр администрациясен табарга куштылар. Анда безне бик мөлаем
гына ачык йөз белән каршы алдылар. Йомышы- бызны әйткәннән соң, исемлек
буенча тикшереп чыгып әттәне дә шушы язудан таптылар, – дип ниндидер
моңсулык белән көрсенеп алды Вагыйзь абый. – Әттәнең үлгәнен белсәм дә,
беренчедән, икенче төрле авыр итеп кичердем, икенчедән тапканыма
куандым да. Күп кешеләрнең исемлеге ташка уелып язылмаган әле. Минем
әттәнең исеме дә шул исәптән. Быел Бөек Җиңү бәйрәменең 75 еллык
юбилеена кадәр язарга уйлыйлар икән. Безне озата барырга бер кызны
бирделәр һәм без кабат юлыбызны дәвам иттек.

Бер авылга килдек. Ул авылда ике кеше генә яши икән. “Шул авылның бер
карты бар нәрсәне дә белә, әтиегезнең каберен дә белмичә калмас дигәч,
шунда юл тоткан идек. Ул бабай безне үз итеп каршы алды. Аңа 82 яшь,
әмма ул үзе бик яшь күренә. Сугыш чорында ул бала-чага була әле. Ул
чорда балаларны бу авылдан күчерәләр. Шул балалар арасында ул да була.
Хәзерге вакытта ул авылны ташламый. Бу авылда бик күп теплицалар. Шул
бабайга ияреп басуга киттек. Әттәнең кабере төньякта урнашкан иде. Сугыш
чорында монда госпиталь була. Әттә шунда госпитальдә яткан һәм шунда
үлеп калган. Әйләнә-тирәдә сукалаган җирләр. Каберенең дә кайда икәнен
күргәч, ничектер аның белән очрашкан кебек булдым.

Бөек Ватан сугышы чорларында монда бик каты сугышлар булган. Калинин
фронты берьюлы 13 дивизияне үз өстенә ала, көндәшенә шактый алга
барырга һәм актив рәвештә маневрларга мөмкинлек бирми, Төньяк-Көнбатыш
фронты гаскәрләрен чолгап алырга һәм тагын бер «казан» булдырырга
комачаулый. Шушы сугышта Вагыйзь абый Ганиевның әтисе дә һәлак була.
Сугыштан исән-имин кайткан ветераннарга соң булса да дәүләт ярдәм кулы
сузды, шартлар тудырылды, льготалар булдырылды, фатирлар бирелде. Әтиле
балалар тулы гаилә булып яхшы итеп яши башладылар. Ә менә әтиләре
сугышта ятып калган ятим балаларның гына язмышлары берничек тә
үзгәрмәде. Ялгыз әниләр генә балалар язмышын үзгәртә аламы соң инде?
Ләкин барыбер өмет өзелми, әтиләре сугыш кырында калган балаларны да
бәлки дәүләт онытмас, исләренә алыр әле.

Гөлнара ГАБДРАХМАНОВА,
«Дуслык» газетасы

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*