tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Чиләбедә татар костюмы турында лекцияләр курсы башланды
Чиләбедә татар костюмы турында лекцияләр курсы башланды

Чиләбедә татар костюмы турында лекцияләр курсы башланды

Чиләбе татар яшьләре татар костюмы турында лекцияләр башлап җибәрде. 18 гыйнварда алар беренче лекция үткәрделәр. Ул VIII-XIX гасырлардагы костюм тарихы турында булган.

Яшьләр презентацияләр күрсәтеп, VIII-XIX гасырлардагы татар киемнәре үзенчәлекләрен өйрәнгән. Тукыма төрләре турында да мәгълүмат бирелгән. Әйтик, ир-атларга ефәк тукымадан кием кию тыелганы турында бик күпләр белмәгән.

Яшьләр түбәтәй һәм калфак ясау буенча мастер-класс үткәрергә ниятли, шулай ук татар костюмын мөстәкыйль рәвештә тегү хыялы да бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*