tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Хозур» нәшриятында балалар өчен дини китап басылган
«Хозур» нәшриятында балалар өчен дини китап басылган

«Хозур» нәшриятында балалар өчен дини китап басылган

ТР мөселманнарының Диния нәзарәте һәм «Хозур» нәшрият йорты тарафыннан гарәп телендә «Исгафул муриддин ли-икамәти әд-дин» дип аталган хезмәт нәшер ителде. Аның атамасын «Дин кануннарын үтәргә теләүчеләр өчен ярдәм» дип тәрҗемә итәргә мөмкин.

Китапта фикһ буенча төп, иң кирәкле мәгълүмат китерелгән, ул намаз, зәкят, фарыз ураза һәм хаҗ бүлекләреннән тора. “Әлеге китап тормышын хак дин кануннарын өйрәнергә багышларга теләгән һәркемгә файдалы булыр”.

Хезмәтнең авторы – хәнәфи мәзһәбе, усул-фикһ галиме, мөхәддис, шәех Габделгани бине Талиб Әд-Димәшкый (рахимаһуЛлаһи). Галим үзенең хезмәтен балалар өчен язган була, чөнки кеше әүвәл нинди гыйлемнәр алса, нәрсәне яратса, шул аның киләчәген билгеләр.

 

dumrt.ru

 

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*