tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Иман йортындагы очрашу
Иман йортындагы очрашу

Иман йортындагы очрашу

Хабаровскига сәфәре кысасында Татарстан премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев Хабаровск мәчете һәм Ерак Көнчыгыш мөселманнары Диния нәзарәтенең эшчәнлеге белән дә танышты. Диния нәзарәтенең бүгенге торышы белән аның  рәисе Әхмәд хәзрәт Гарифуллин таныштырды.

Мәчеттә мәктәп укучылары өчен пансионат та эшли. Хәзергә 15 бала шунда яшиләр. Көндез мәктәптә, кичен мәдрәсәдә укыйлар.

Бу очрашуга мәчеткә йөрүче ханымнар да килгән иде.

Мәчет эшчәнлеге, гомумән бу җирлектәге Диния нәзарәтенең эшчәнлеге Казаннан килгән кунакларда бик уңай тәэсиратләр калдырды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*