tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Искә ала сине якташларың
Искә ала сине якташларың

Искә ала сине якташларың

Тубыл шәһәре cебер татар   мәдәният үзәгендә  “Россия геройлары” темага  кинолекторий-кичә  узды.

Милләттәшләребез арасында  батыр, кыю, үз Ватаны өчен гомерен дә кызганмаган Төмән районы Нариманово авылында туып үскән Раушан Абдуллинның якты истәлегенә багышланган кичә  шәһәрнең МЧC сержанты Илгиз Азисов башкаруында А.Фадеевның “Молодая гвардия” әсәреннән “Әниемә хат ”шигырь белән  башланды. Кыюлыкта, чыдамлыкта сыналган Раушанның язмышы белән укучыларны Рузалия Корманалиева таныштырды. Ул: “Раушан 2006 елны Армия хезмәтенә алына. 2007 елны контракт буенча Көньяк Осетиядә Россиянең тынычлык саклаучылар армиясендә  хезмәт итәргә кала. 2008 елда исә Грузия белән әлеге республика арасында  сугыш башлана. Беренче бәрелешләрдә нәкъ Раушан хезмәт иткән батальон катнаша. Якташыбыз әлеге көрәштә үзен тәвәккал, кыю итеп күрсәтә. Аягы яраланса да, ул каршылык күрсәтүне дәвам итә.Көтмәгәндә батальон урнашкан шәһәр капакаларын ватып Грузия гаскәре  танкы килеп керә. Раушан Абдуллин яраланган булса да танкларга каршы ут ача. Әлеге бәрелеш вакытында алган яралардан егерме яшьлек Раушан сугыш кырында җан бирә…”,-дип  сүзен башлады Рузалия Наримановна.

Тамашачылар залында  яшүсмер егетләр һәм кызлар иде. Алар  батыр егетнең язмышы, мәктәптә укыган еллары, якыннарына, әнисенә булган хисләре турында яңгыраган чыгышларны  тын калып  тыңалдылар. Туган ил, туган җир төшенчәләренең төп мәгънәсен җиткергән, патриотик тәрбия биргән мөһим чара балаларның әһәмиятен җәлеп итте, кызыксындырды. Чараны оештыручылар сәхнәдән Раушанның Армия сафларында хезмәт итүен, Рәхмәт хатларына лаек булганын, ничек туган якларына ялга кайтканын, контракт буенча хезмәткә калганын, якыннары белән  соңгы саубуллашулары турында  сөйләгән вакытта, экраннан фотопрезентация  күрсәтелде, җырлар да тематикага туры китереп сайланган иде. Тубыллылар авыр сынау мизгелләрдә дә үзен аяп тормаган, гомерен биргән якташыбыз белән кабат сокланды, аңа дан һәм мәдхия җырладылар, әти-әнисенең, якыннарының түземлеге, сабырлыгы алдында кабат баш иелде. Раушанның якты истәлегенә багышлап бер минут тынлык игълан ителде.  Залда утыручы төрле милләт балалары   батыр егетне  хөрмәт итеп искә алдылар. Яшьләр өчен файдалы,  горурлык хисләрен  уятып, патриотик рухта   узган чараны алып баручылар: “Тыныч тормышның кадерен белик, батырларны онытмыйк”,- дип теләкләр теләделәр. Яшьләр арасында  патриотик тәрбияне арттыру максат белән,  традицияне дәвам итеп, бу чараны студентлар өчен дә оештырырга карар кабул ителде.

Римма Умитбаева, Тубыл.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*