tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Идел” журналында “Татар җиһаны” дигән махсус сәхифә булачак
“Идел” журналында “Татар җиһаны” дигән махсус сәхифә булачак

“Идел” журналында “Татар җиһаны” дигән махсус сәхифә булачак

1989 елда нәшер ителә башлаган “Идел” яшьләр журналы, элеккеге традицияләрне истә тотып, һәрвакыт яңалыкка, үзгәрешкә омтылды. Яшьләр үзләре дә үзгәреп тора, ә “Идел” журналы чыга башлаган дәвердән заманчалыкка йөз тотарга тырышты. Быел  да без янә берникадәр үзгәреш кичерергә планлаштырабыз. Аерым алганда, журналның бизәлешен генә түгел, эчтәлеген дә камилләштерүне максат итеп куйдык. Яңа елның беренче саныннан башлап, без Татарстаннан читтә яшәгән милләттәшләребез, яшьләрнең көнкүреше, гамәлләре хакында “Татар җиһаны” дигән махсус сәхифәдә урын бирергә уйлыйбыз. Бөтендөнья татар яшьләр форумы белән аерым проектлар башлау да – алда торган бурычларның берсе.

 “Идел” журналының баш мөхәррире

Радик Сабиров

“Идел” яшьләр журналына 2015 елның беренче ярты елына язылу бәясе – 306 сум.

Безнең индекс:

татар телендә чыгучы журналныкы – 73951

рус телендә чыгучы журналныкы – 73952

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*